21 май 2014 яңалыклары
-
Бүген районда 7069 гаилә шәхси хуҗалыкларында авыл продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә
Бүген районда 7069 гаилә шәхси хуҗалыкларында авыл продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. 2006 елдан бирле 2474 райондашыбыз шәхси хуҗалыкларын үстерүгә банклардан ("Ак Барс", Саклык банкы, Россельхозбанк) 427,3 миллион сум кредит алган. Шуның 49 миллион 81 мең сумы халыкка субсидия рәвешендә кире кайтарылган. Кредит акчасын авыл халкы мөгезле эре терлек һәм башка...
-
Беренчеләр булып киттеләр
Чәршәмбе иртәсендә район хәрби комиссариаты каршыннан туганнары һәм дуслары алты егетне армиягә озатып калдылар. Быелгы язгы чакырылышта алар әле беренчеләр. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентәев әйтүенчә, әгәр бернәрсә дә үзгәрмәсә, егетләребез Новороссийск шәһәрендә Кара диңгез флотында, Архангельск яисә Самарада хезмәт итәчәкләр. -Язгы чакырылыш 30 апрельдән башланды, 15 июльгә чаклы дәвам...
-
Балалар симфония музыкасын тыңлый (ФОТО)
Балалар музыка мәктәбендә укучылар өчен "Симфония музыкасының серле дөньясы" дигән чара үткәрелде. Аны музыка укытучылары Надежда Крайнова, Лилия Леонтьева балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Балалар фагот, гобой, кларнет, флейта, труба, валторна, туба, скрипка, альт, велончель, арфа, контрабас кебек музыка уен кораллары, аларның үзенчәлекләре хакында белделәр. Шулай ук симфоник оркестр...
-
«Нинди булса да яратасың, жәллисең газиз балаңны»
-Табибларга йөртүнең дә, дәвалауның да бернинди файдасы юк. Балагыз терелә торган түгел, диде өлкән яшьтәге профессор. "Улым яшәячәкме соң?" дип сорадым мин күз яшьләре аралаш. "Яшәвен яшәр" - докторның бу сүзләренә дә бик шатландым… Көенеч катыш сөенеч 1982 елның гыйнварында Югары Әлки авылында яшәүче Мидхәт һәм Нурҗиһан Хәйретдиновларның өченче уллары...
-
17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелде
17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелде. Бу телефонның төп вазыйфасы - балаларның сөйләгәнен тыңлау, авыр хәлгә юлыккан малайларга һәм кызларга, аларның әти-әниләренә ярдәм итү. Балалар өчен ышаныч телефоны хезмәтендә махсус әзерлекле психологлар эшли. Алар авырлык кичергән кешегә, бу очракта балаларга үз-үзләрен аңларга, катлаулы хәлне...