22 апрель 2014 яңалыклары
-
Православныйлар иң олы бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр
Якшәмбе көнне православныйлар иң олы бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үттеләр. Христосның үлеп терелүе белән бәйле һәм тормышның яңаруын, табигатьнең уянуын, изгелеккә, яктылыкка омтылуны, өмет-ышанычларның ныгуын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне райондашларыбыз зур күтәренкелек белән каршы алды. 19 апрельдән 20 сенә каршы төндә районыбызның Базарлы Матак, Түбән Колчурино, Түбән Кәчи, Чуаш Шәпкәсе храмнарында...
-
Районыбыз басуларында уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау эшләре дәвам итә
Әлегә 19,4 мең гектарда уҗымнарга, 5,6 мең гектар күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертелде. Дүшәмбе көнне "Борискино", "Юхмачы" отрядлары арпа, катнаш культуралар чәчүгә кереште. "Көньяк Әлки" хуҗалыклары язгы кыр эшләренә аеруча ныклы әзерлек белән килде. Биредә техника да вакытында төзекләндерелде, туфракта дымны каплатуга да беренчеләрдән булып төштеләр. Филиалның "Борискино" отрядында тырмалау...
-
29 апрельдә Идел буе экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте идарәсе вәкилләре Әлки районы халкын кабул итәчәк
Әлеге кабул итү федераль власть органнары эшчәнлеге турында кешеләр фикерен белү, урыннардагы вәзгыятьне өйрәнү һәм халык белән очрашу максатында үткәрелә. Идарә вәкилләре район хакимияте бинасының (Базарлы матак, Крайнов ур.: 56) утырышлар залында 10.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә.
-
“Гала” алмасында агулы матдәләр табылган
Кибетләрдә сатыла торган "Гала" алмасында (ул Польшадан китерелгән) агулы диметоат матдәсенең нормадан күп такыр артык икәнлеге ачыкланган. Әгәр сәүдә нокталарында "Гала" алмалары очраса, бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Һәм, билгеле, аларны кулланудан сакланыгыз. фото addprice.ru сайтыннан
-
Быел IХ сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеләнде
28 майда укучылар җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ, 31 майда математика буенча имтихан тотачак. География, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан сынаулар 3 июньдә, рус теленнән 6 июньдә үтәчәк. Шулай ук резерв көннәр дә бар; 10 июнь география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, әдәбият,...
-
Ике бәби дөньяга килде
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килде. фото 900igr.net сайтыннан