22 июль 2022 яңалыклары
-
Әлки районы: канунны үтәү мөһим
Татарстан Республикасының Әлки районы мәхкәмәсе тарафыннан социаль пенсия һәм бер тапкыр бирелүче акчаны максатсыз тоту очрагы буенча гражданлык эше тикшерелгән һәм аны түләттерү карары чыгарылган.
-
Әлки районы: депутатлар халык фикере ягында
14 июльдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Сихтермә-Хузангай авылы исемен үзгәртү мәсьәләсе каралды. Фикерләр төрле иде. Шулай да депутатларның күпчелеге авыл исемнәрен алмаштырганда, иң элек халык фикеренә таянырга кирәклеген ассызыклады. Бу мәсьәлә тавышка куелганчы, Дәүләт Советы сессиясендә район башлыгы Александр Никошинга сүз бирелде. Аның чыгышы белән түбәндә сезне дә таныштырып китәбез. “Әлки муниципаль районының Иске Кората авыл җирлеге Советы Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермәгә алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Шул мәсьәлә буенча 2021 елның 24 ноябрендә әлеге авыл кешеләре белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта катнашу хокукы булган 196 кешенең 101е килгән иде, бу 51,5 процент дигән сүз. Нәтиҗәләргә караганда, бар кеше дә авыл исемен алмаштыруны яклап тавыш биргән. 2021 елның 13 декабрендә Иске Кората авыл җирлеге утырышы булды, анда да җирле үзидарә депутатлары (7 депутатның 6сы килгән иде) авыл исемен алмаштыру тәкъдимен хуплап чыкты.