23 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
“Әлки мишәрләре” сәхнәдә ут чыгара
Чагыштырмача күптән түгел оешкан "Әлки мишәрләре" фольклор ансамбленә 18 кеше йөри. Алар мишәрләргә генә хас бию хәрәкәтләрен, биюле күмәк уеннарны өйрәнеп сәхнәләштерәләр. Тиздән ансамбль артистлары яңа сәхнә костюмнарына, чигүле читекләргә ия булачак. Шуның өстенә алар ике яңа бию өйрәнеп сәхнә өчен әзерләгәннәр. Аларны тамашачыга бию киемнәре әзер булгач күрсәтәчәкләр. "Әлки...
-
"Колос" кинотеатрына – яңа җиһазлар
Тиздән "Колос" кинотеатрында республика районнарының кино учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары киңәшмәсе уздырылачак. Аңа әзерлек йөзеннән кинотеатрга шактый күп җиһазлар кайтарылган: методист бүлмәсе, җитәкче кабинеты җиһазланган. Яңа тавыш аппаратурасы, видеоплеер, музыкаль үзәк кино күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак, ә зур кондиционер тамашачылар өчен өстәмә уңайлык тудырачак. Фото gazetaua.com сайтыннан.
-
Район газетасына алдан язылып куегыз
1 февральдән 2014 елның икенче яртысы өчен район газетасына алдан язылу башлана. Хөрмәтле әбүнәчеләребез, сез газетабызга беренче яртыеллык бәясеннән язылып кала аласыз. Киләсе язылу кампаниясенә кадәр бәяләрнең артуы да мөмкин. Димәк, сез газетага алдан язылып куеп отасыз гына. Фото media-biz.ru сайтыннан.