23 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районы газетасына февраль-мартта арзанрак бәядән язылып калырга була
1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Әлки хәбәрләре" газетасына вакытыннан алда язылу башланды.
-
Түбән Әлки авыл җирлеге җыенында мөһим мәсьәләләр күтәрелде: елга аша күпер төзү, Түбән Әлки клубының түбәсен ремонтлау
"Соңгы елларда авылларыбызның демографик хәле бер дә яхшырмый. Узган елда да шулай булды - бары өч бала туды, ә 15 кешебез вафат. Авыл халкы картая", - күңелләрне һич үсендерми торган бу сүзләрне үзенең отчет чыгышында Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин әйтте. Шулай булса да, әлеге җирлекне перспективасызлар исәбенә...
-
Хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә Әлки районыннан 70 тән артык егет хезмәт итә
1918 ел, Россия, Октябрь революциясе җиңеп, илдә Советлар власте урнашуга әле берничә генә ай үткән. Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында аяусыз бәрелешләр бара. Патша хакимияте бәреп төшерелгән яшь советлар иленең дошманнары күп: иксез-чиксез җирләренә, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыкларына хуҗа булырга теләүчеләр менә-менә максатларына ирешер кебек. Шундый катлаулы һәм авыр шартларда Кызыл Армия...
-
Әлки районында 24 февральдә ярминкә һәм Майчабу бәйрәме үткәреләчәк
24 февральдә район үзәгендә ярминкә үткәреп, Майчабуны бәйрәм итеп кышны озатабыз.
-
Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? СОРАШТЫРУ
Ватанны саклаучылар көнен без инде ир-егетләр бәйрәме дип кабул итәбез. Хатын-кызлар бу көнне якыннарын - көчле затларны тәбриклиләр, аларга дип бүләкләр әзерлиләр.