23 апрель 2020 яңалыклары
-
Әлки районында 24 апрельдә “Тоннель” операциясе үткәреләчәк
.
-
Әлки районы: “Үлемсез полк” акциясе быел онлайн төстә үтә
Быел республикада “Үлемсез полк” акциясе онлайн төстә үтәчәк.
-
Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында карантинда эшләүчеләргә ярдәм акциясе оештырыла
27 апрельдән Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карантинга ябыла.
-
Әлки районы Пенсия фондына килү өчен алдан язылырга кирәк
Пенсия фондының район территориаль бүлегендә кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла.
-
Әлки районы: Бала иминлеге өчен олылар җаваплы
“Үзизоляция режимы вакытында балигъ булмаганнар урамда йөрергә тиеш түгел,”–ди инспектор Гөлнур Сәгыйтова. Зарарлы вирус белән бәйле рәвештә үз ирегеңне чикләү беркемгә дә ансат түгел, билгеле. Шул исәптән, тиктормас, шаян малайларга-кызларга да. Олылар эпидемиянең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәсе аларны сабыр булырга өйрәтә.
-
Әлки районы: Банк офисында ремонт
Саклык банкының Базарлы Матактагы өстәмә офисында төзекләндерү эшләре башланып китте.