24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Алтын туй хыялда гына калды
Һәркемнең үз язмышы, онытылмас яшьлек хатирәләре, шатлык-куанычлары, йөрәк әрнүләре… Без ирем Рауф белән икебез дә Иске Әнҗерәдә туып-үстек. Туган авылыбызны яратып, аңа тугрылыклы, рәхмәтле булып, гомер буе шунда яшәдек. Рауф белән авыл клубында таныштык. Бер ел дуслашып йөрдек тә, никахлашып, уртак тормышыбызны башлап җибәрдек. Рауфым ферма мөдире булып эшли иде,...
-
Әлки районына Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның килүе көтелә
26 гыйнварда район ДОСААФ оешмасы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм район башлыгы призларына пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрә. Бәйге Базарлы Матак урта мәктәбе базасында уза. Анда һәр мәктәптән бер кыз һәм ике егет төз атуда ярышачак. Мондый ярышлар районда традиция буенча ел саен үткәрелә. Быелгысы аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы...
-
Әлки районында барлык авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары узды
Узган шимбәдә авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары үтте. Анда җиңгән командалар районның финал ярышларында катнашачак. Район үзәгендәге "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында Базарлы Матак авыл җирлеге хезмәт коллективлары чаңгыда көч сынашты. Командалар арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия беренче урынны яулады. Икенче урында - район үзәк хастаханәсе, өченче - Базарлы Матак...
-
27 гыйнварда Әлки район советының чираттан тыш утырышы була
27 гыйнварда район советы бинасында муниципаль район советының чираттан тыш утырышы була. Анда оештыру мәсьәләләре каралачак. Утырыш сәгать 10 да башлана.
-
Әлки районында Педер Хузангайның 110 еллыгын билгеләп үттеләр (ФОТО)
Күпмилләтле Россия әдәбиятына чуаш бизәкләрен керткән үз халкының рухи матурлыгын, гасырлар буе җыелган кыйммәтләрен өстәгән шагыйрь, якташыбыз Педер Хузангайның тууына 110 ел булды. Аның туган авылы Сихтермәдә әлеге вакыйганы күп кунак чакырып, зурлап билгеләп үттеләр. Әлки җире кунакларны йомшак кына салкын көн, эре-эре кар бөртекләре, ачык йөз, икмәк-тоз белән каршы...
-
Әлки районының Алпар авылында яңа мәчет төзелешенә акча җыю бара
2016 елның ноябрендә "Әлки хәбәрләре" газетасында "Алпарга яңа мәчет" дигән мәкалә басылган иде. Шуннан соң ике айдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә республикабызның төрле районнарында яшәүче алпарлылар катнашында биш җыелыш булып узды. Әлеге җыеннарда яңа мәчет төзү мәсьәләләре тикшерелде. Җыелышларның һәрберсендә яңа мәчет төзүне хуплап каршы алдылар. Шуннан бирле...
-
Әлки районы үзәгендә төзелүче Изге Троица чиркәвен өлгертү өчен хәйрия ярдәме кирәк
Район үзәге Базарлы Матак уртасында Изге Троица чиркәвенең зур мәһабәт бинасы калыкты. Анда төзелеш инде төгәлләнүгә таба бара. Соңгы бер-ике елда биредә бик күп эшләр башкарылды. Храмның алтынсу ике гөмбәзе бүген кояшта балкып, ерактан үк күренеп, кешеләргә хәерле көннәр, уңышлы юллар теләп тора кебек. Храм төзелеше республика һәм район җитәкчелеге...
-
Әлки районының Иске Салман җирлегендәге җыеннарда халык авылларның чисталыгы мәсьәләсен күтәрде. ФОТО
Иске Тахталы, Иске Салман авылларында җыеннар күп кеше катнашында узды. Тахталылыларның район җитәкчеләренә гозерләре дә шактый җыелган иде. Әлеге җыенда район башлыгы Александр Никошин катнашты, күтәрелгән сорауларга ул шунда ук җавап та бирде. Узган елның сентябреннән Иске Салман авыл җирлеге белән яшь егет Фәнил Җәләлетдинов җитәкчелек итә. Ул озак еллар...