24 март 2016 яңалыклары
-
Әлки районында “Балкыш” фестивале яңа талантлар ача
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәрнең "Балкыш" фестивале районда 5 зонада үтә. Инде Юхмачы, Ташбилге, Үргәгар, Салман якларындагы авыллардан җыелып, алар талантларын күрсәткән, сәхнәдә җыр-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын сынаган. Иң зур зона - Колчурино ягында концерт булгач, җиңүчеләр 15 апрельдә үзләрен район сәхнәсендә күрсәтәчәк.
-
Үргәгар авылындагы мәчетнең төзелешенә быел 111 ел була
Әлки районындагы Үргагар авылындагы бер гасырдан артык "гомер кичергән" Аллаһ йортының стеналары калын бүрәнәләрдән өелеп, әлегә ышанычлы торсалар да, мәчеткә йөрүчеләр аны тимер сайдинг белән тышларга булганнар. Мондый зур эшкә мәчетнең үз акчасын тотарга җыеналар - халыктан кергән хәерне сумлап-тиенләп җыеп килгәннәр һәм җитәрлек сумманы туплаганнар. Шул ук вакытта игелекле...
-
Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
-
Әлки районы егете Илзат Лаештан җиңеп кайтты
Узган атнада Лаеш районында 2002 елгылар һәм яшьрәкләр арасында милли көрәш буенча республика турниры булды. Әлеге бәйгедә 10 районнан йөздән артык үсмер бил алышты. Данил Зәйнуллин (Алпар) 42 килограммга кадәр үлчәмдә икенче урынны ала, ә Илзат Әхмиров (Базарлы Матак) 35 килограммга кадәрлеләр арасында беренче урынга чыга. Җиңүче яшьләребезнең тренеры -...
-
Әлки районында 105 кешегә партия билетлары тапшырылды
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе яңа әгъзалар, яшьләр белән тулылана. Бүген районда 1364 "Бердәм Россия" әгъзасы исәпләнә. Бу көннәрдә партиянең райондагы башлангыч оешмаларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган җыелышлар үтә. Шулай ук бердәмроссиялеләр үз составларына яңа әгъзалар кабул итү буенча да җитди эш алып баралар. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында уза торган эшлекле дүшәмбе...
-
Әлки районындагы "Яшь имәннәр" лагерында балалар ел әйләнәсе ял итә алачак
"Яшь имәннәр" балаларны сәламәтләндерү лагерында төзелеш-ремонт эшләренең зур күләме инде тәмамланып килә. Төз имәннәр арасында өр-яңа бина калкып чыкты. Мансардлы каты да бар. Бу бинада берьюлы 30 бала урнашып яши алачак. Лагерьның яңа бинасын Самвел Мовсесян җитәкләгән "Ар-строй" оешмасы җиткереп килә. Төзүчеләр объектны май аенда куллануга тапшыру өчен тырышалар. Нык...
-
Әлки районында автомобиль юлларын ямап ремонтлыйлар
Үткән атнадан бирле "Алексеевскдорстрой" ААҖнең район участогы эшчеләре автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлыйлар. Беренче чиратта Алексеевск-Югары Колок автоюлының начар хәлдәге участоклары төзекләндерелә. Ремонт эшләренә инде 200 тонна вак бөртекле тыгыз асфальтбетон кулланылган. Юл хезмәткәрләре язгы ташуга әзерлек эшләре дә алып баралар. Район юлларындагы 438 су торбасы кардан һәм боздан чистартылган. Хәзер...