24 март 2020 яңалыклары
-
Әлки районында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” акциясе үткәрә
Язгы каникул вакытында (19 марттан 31 енә кадәр) ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” акциясе үткәрә. Автоинспекторлар бу чорда яшь пассажирларны транспортта йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга аеруча зур әһәмият бирә.
-
Әлки районында ялгызларны һәм авыруларны карауның яңа системасы булдырыла
Безнең районда өлкән яшьтәге 6450 кеше яши. Аларның 767 се ялгыз гомер итә. 2446 әлкиленең физик мөмкинлекләре чикләнгән. Балалар арасында да инвалидлар бар. Алар барысы да чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Сүз кыска вакытлы ярдәм турында гына түгел, мондый кешеләрне даими карау, тәүлек буе яннарында булу зарурлыгы турында.
-
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 36 кредит бирелде
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
-
Әлки районы Герое Галимҗан Шаһвәлиев истәлекләре туган авылына кайтты
Советлар Союзы Герое Галимҗан Нургаяз улы Шаһвәлиев 1919 елның 23 декабрендә Татар Төгәлбәе авылында дөньяга килгән. Геройның тууына 100 ел тулган көннәрдә ул яшәгән Ярославль өлкәсенең Варегово бистәсе (Большесельский районы) активистлары туган авылына аның сугышчан бүләкләренең күчермәләрен юллаганнар.
-
Әлки районында ашлама запасы язгы чәчүгә җитәрлек
Районда көзге культураларны тукландыру, язгы чәчү эшләре өчен минераль ашлама запасы җитәрлек күләмдә тупланган.
-
Әлки районында бакчага йөрүче сабыйлар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнә
Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасында янгын хәвефсезлеге темасына дәрес булды.
-
Әлки районы ЗАГСында мартта 7 бәби теркәлгән
Район ЗАГС бүлегендә март аенда дөньяга килгән 7 бәби исәпкә алынган.