24 май 2026 яңалыклары
-
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
-
Әлки районы укучылары – «Шигърият бөртекләре» республика конкурсы призерлары
Узган атнада Юхмачы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ульяна Баканова (җитәкчесе – педагог-оештыручы Зөлфия Гыймадиева ) һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы “Б” сыйныфы егете Инзил Насыйбуллин (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сайфуллина) — «Шигърият бөртекләре» Республика конкурсының финал этабында катнаштылар.
-
Әлки районы кырларында район башлыгы алдынгы механизаторны билгеләде
Хлебодаровка һәм Демидовка авыллары гомер - гомергә үзенең данлыклы игенчеләре белән макталып килә. Александр Мизюков – шундый уңган механизаторларның берсе.