24 июнь 2015 яңалыклары
-
Урманнарда югары янгын куркынычы саклана
Урманнарда югары янгын куркынычы саклана. Озак вакыттан бирле коры һәм эссе һава торышы саклану сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркыныч гаять зур. Белгечләр янгын хәвефен бишенче класслы, ягъни иң югары, дип бәялиләр. Россиянең байтак төбәкләрендә урманнар яну хакында ишетеп торабыз. Шуңа саклык чаралары күрү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү гаять мөһим. Республикада...
-
Быел Әлки районы урманнарыннан Алабугага 10 мең 800 кубометр түбән сортлы агач озатылган
Быел районыбыз урманнарыннан Алабугага 10 мең 800 кубометр түбән сортлы агач озатылган. Мәгълүм булганча, Алабугада берничә ел элек төрекләр белән берлектә ачылган заводта әлеге агачлардан төзелеш материаллары җитештерелә. Нигездә каен, юкә, усак агачлары озатыла. Урманда агач кисүдә хәзер алты бригада эшли. Күптән түгел хәбәр иткәнебезчә, район урман хуҗалыгына күп төрле...
-
Әлки районы Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды
Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм республика баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар. Юхмачы заманында район үзәге булып торган авыл. Биредә ветеринария хезмәте күрсәтү беркайчан да туктатылмаган. Тик аның бинасы гына хезмәткәрләргә рәхәт күрсәтерлек булмый. Элеккеге райтопсбыт...
-
Якташлары Әлки районы Алпарны янә Сабантуйлы итте
Берничә ел тәнәфестән соң Алпар авылында янә Сабан туе үткәрергә булдылар. Шушы авылдан чыккан эшлекле якташлары инициативасы иде бу. Ә башлап йөрүче Рифкать Сәмигуллин булды. "Болгар" радиосыннан Алпар Сабан туена чакырып әллә ничә көн кат-кат белдерү яңгырагач, бәйрәмгә ничек әзерләнеп яталар икән дип барып карарга булдым. Сабантуй буласы урында бер...
-
Әлки районы мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде
Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде. Әмма әлегә тулаем нәтиҗәләр билгеле түгел. Иртәгә, 25 июньдә, күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Ә Базарлы Матак урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфлар укучыларының бу тантаналы бәйрәме 27 июньгә билгеләнгән. Чыгарылыш имтиханнарына бик әйбәт әзерләнеп, югары балларга тапшыручы укучылар бар. Ә менә Кошки урта мәктәбен тәмамлаучы...
-
Әлки районы Борнай бәйрәмендә Фирдүс Тямаев та күңел ачты
Татар Борнаенда авыл бәйрәме табигатьнең гаҗәеп гүзәл бер почмагында - Якты күл буенда узды. Бәйрәмнең тамадалары да кем бит әле! Күпләребезгә яхшы таныш Айзирәк Мисалова белән республиканың танылган эстрада артисты Фирдүс Тямаев алып бардылар «авыл көнен» Авылдашлар, якташлар, сабакташлар шатланып күрештеләр, аралаштылар авыл бәйрәмендә. Сиксән яше тулган Гөлзия апа Хафизова...
-
Әлки районы Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә
Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә. Быел да ул ямьле Чирмешән елгасы буенда узды. Бәйрәмне авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенова һәм Апакта туып-үсеп, хәзер чит төбәктә яшәүче Тәнзилә Шәйдуллина матур итеп алып бардылар. Элек-электән зур эшләрне, бәйрәмнәрне хәер-дога белән башлаганнар. Биредә дә беренче булып сүз...
-
Иң матур бакча
Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур. Ә менә җәй… Аның гүзәллеген тасвирларга сүзләр табып бетерү дә кыен. Җәйнең озын якты көннәре, кайнар кояшы, җылы яңгырлары бар җирне яшеллеккә, чәчәккә күмә. Ә инде табигатьнең бу "тырышлыкларына" үз хезмәтеңне дә өстәсәң… Соңгы вакытта бездә халыкның матур яшәргә омтылышы бигрәк тә нык сизелә....