24 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре” – ел лидеры
23 декабрьдә Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта "Әлки хәбәрләре" район газетасы "Ел лидеры - 2014" дипломы белән бүләкләнде. Ел йомгакларына багышланган әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Биредә республиканың ел дәвамында уңышлы эшләгән басмалары, электрон газеталар бүләкләнде. "Газетадагы үзгәрешләр...
-
Әлки районында якшәмбе, ягъни 28 декабрьдә, “Яшь имәннәр” лагеры янында чаңгы сезоны ачылачак
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 28 декабрьдә, "Яшь имәннәр" лагеры янында кышның күңелле бер вакыйгасы - чаңгы сезонын ачу тантанасы булачак. Бәйрәм рәвешендә үтәчәк бу чарага барлык әлкилеләр чакырыла. Төрле оешмалар коллективлары, җирлекләр вәкилләре дә активлык күрсәтсен иде. Быел чаңгыда шуулар бигрәк тансык бит. Әле шуның өстенә "Яшь имәннәр" янындагы үзәндә...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Ләйлә ӘХМӘТШИНА)
Өч бала һәм ике бәти Кыш чыгарга дип калада яшәүче улларына киткәч, дәү әни бердәнбер малы - кәҗәсен авылдагы улына, ягъни безнең әтигә калдырды. -Кәҗәм буаз, ике-өч атнадан бәрәнләр, карагыз аны, бәтиләрен салкында өшетмәгаз! Өчне бәрәнләсә, сөте җитәрме, тикшереп торыгыз! Улым, кәҗәмә күгәргән печән бирә күрмә!-дигән "күрсәтмәләрен" күпләп тезде дәү...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлсем СИНГАТУЛЛИНА)
Җиңел кулдан - бай үрчем Җылы яклардан Татарстанга, авылга күченеп кайткан ел. Үзбәкстанда тавыктан гайре бүтән кош-корт, мал-туар асраганыбыз булмады. Авылга кайткан җәйдә үк әти-әни буаз сыер, тавык-чеби сатып алдылар, сарык үрчетергә ниятләделәр. Түбән очта яшәүче бер марҗа ападан нәселгә дип күптән түгел генә ике бәти бәрәнләгән Машка кушаматлы сарык...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлсинә МИНГӘРӘЕВА)
Кәбестә һәм конфет ярата Кәҗә белән сарыкны тыныч, басынкы холыклы дисәләр дә, бу хайваннарның беренчесе үтә дә әрсез, зыян итәргә яратучы мал. Менә шушы малкай белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп үтәсем килә. Кәҗә кәбестәле, алмалы бакчаларны бик үз итә, ярата, күрше-күләнне әрләштерү буенча да "рекордсмен". Җир өстен яшеллек каплый башлау...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Минзифа МӨХӘММӘТШИНА)
Горур хайван Мин гороскоп буенча Кәҗә елында туганмын. Шуңа да Яңа елга зур өметләр баглыйм. Кәҗә "үз кешесенә" начарлык китермәс бит инде! Кәҗә - тыныч холыклы хайван. Шул ук вакытта бик горур да икән әле. Миңа моның шаһиты булырга туры килде. Элеккеге күршебез кәҗә асрый иде. Көннәрдән бер көнне мин...
-
Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдинова халыкара ярышларда өченче урынны яулады
13-16 декабрьдә Түләчедә 1997-99 елларда туган кызлар-егетләр арасында билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар үткәрелде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Украина, Молдавия республикаларыннан, хәтта Вьетнамнан көрәшчеләр катнашты. Шулкадәр көндәшләре арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдинова (тренеры Илдар Әхмәров) югалып калмады - 44 кг авырлыктагы кызлар арасында өченче...
-
Яңа ел табынына – Әлки казы
Кыш башы, декабрь ае - авылда иң матур чакларның берсе. Җир кышкы йокыга талган, дөнья аклыкка чумган, авыл кешесенең дә эш-мәшәкатьләре кими төшкән вакыт. Аннан, кыш башы гомер-гомергә туклык, муллык чоры саналган. Авылда бу сугым вакыты, каз өмәләре гөрләгән мәл… Хезмәте дә күп, файдасы да Районыбызда каз асрамаган авыл юктыр...
-
Әлки районы үсмерләре Салават белән Регина – җиңүчеләр
Түбән Кама шәһәрендә үткән билбаулы көрәш буенча V Бөтенроссия ачык ярышларда безнең ике үсмеребез - Салават Мәрдиев һәм Регина Нуретдинова беренче урыннар алып кайттылар. Район җыелма командасындагы башка көрәшчеләр дә сынатмады: үз үлчәүләрендә Радмила Зәйнетдинова икенче, Шәүкәт Нуретдинов (бу укучылар барысы да Базарлы Матактан, тренерлары Илдар Әхмәров), Илназ Рәхимов, Ришат...