25 май 2016 яңалыклары
-
Әлки районы мәктәпләрендә бүген соңгы кыңгырау шылтырады (+ФОТО)
Мәктәп кыңгыравы быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 243 укучы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы 70 укучы өчен соңгы мәртәбә шылтырады. Районның иң зур уку йорты - Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныфын быел 20 егет һәм кыз тәмамлый. Ә 69 укучы тугызынчы сыйныфны бетерә. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына фатиха сүзе белән мәктәп директоры...
-
Укытучыларның хезмәт хакы арткан?!
Татарстанда уртача хезмәт хакы 8,4% ка арткан.
-
Әлки районы ОБЖ укытучысы Рәфәс Билалов һәм аның укучылары “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләре булдылар
Түбән Әлки урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге (ОБЖ) укытучысы Рәфәс Билалов республикада әлеге фәнне иң яхшы белүче дип танылды. Рәфәс Билалов үткән атнада Яр Чаллы шәһәрендә узган "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә 58 конкурсант арасында беренче урынны яулады. Аның җитәкчелегендәге мәктәп командасы әлеге бәйгедә "ОБЖ станциясе" конкурсы призеры булды. Команда әгъзалары...
-
Әлки районы яшь көрәшчеләре призлы урыннарда
Билбаулы көрәш буенча Нурлатта үткән республика турнирында яшь көрәшчеләребез призлы урыннар яуладылар. Иске Тахталадан Никита Хәйруллин һәм Максим Иванов өченче урын, Станислав Ферапонтов икенче урын алдылар. Үсмерләрне спорт мәктәбе тренеры Рәмис Вафин әзерләгән. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин һәм Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина икенче, ә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Наида Мурадова,...