25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Инвалидларга бушлай дарулар кирәкмиме?
Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булган кешеләр (нигездә алар I-III төркем инвалидлар) бүген-иртәгә үзләре өчен мөһим булган карарга килергә тиешләр: алдагы елда дарулар алыргамы әллә алар өчен бирелә торган акчаны сайларгамы. 1 октябрьдән соң алар инде карарларын үзгәртә алмаячак. Безнең районда даруларны бушлай гына алырга хокукы булучылар 2845 кеше....
-
Биктимергә һәм Тумбага юл яхшыра
"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте эшчеләре Урта Биктимер янында 3 километр озынлыктагы юлны ремонтлыйлар. Алар бу эшне сезон тәмамланганчы бетерергә тырышылар. Ә участок җитәкчесе урынбасары Фәнил Гыйльфанов һәм мастер Илнар Хәлиуллин җитәкчелегендә юл төзүчеләр Каракүлдән Иске Тумбага яңа юл салуны дәвам итәләр. Алар бу көннәрдә ясалма корылмалар (су торбалары, лотоклар, яңгыр суларын агызу...
-
Депутат корбан ашы үткәрде
Корбан гаетендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Базарлы Матак мәчетләренлә намаз укыган мөселманнарны корбан ашына чакырды. Депутат исеменнән ил-көнгә иминлек теләп ике сарык корбанга чалынды, ә "Эдем" кафесында бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылгач, автобусларга утырып, 40 кеше кафега килде. Биредә инде корбан ите пешереп, кунакларны көтеп тора...