26 февраль 2014 яңалыклары
-
Әлкилеләр Масленицаны бәйрәм итә
Бу атнада православныйлар Масленицаны бәйрәм итәләр. Бик күңелле, һәр көне мәгънәле бәйрәмне олылар да, яшьләр дә бик ярата, шуңа күрә аның халыкның көнкүрешенә әйләнеп кайтуы табигый. Демидовка авыл клубы каршында күптән оешкан "Рябинушка" ансамбле Масленица атнасын үткәрүдә актив катнаша. Дүшәмбе - каршылау көне: зур итеп Мсаленица карачкысы ясала, аның алъяпкыч...
-
Әлки районы китапханәләре 4360 данә яңа китапка баеды
"Социаль әһәмияткә ия әдәбият" республика программасы буенча районга бирелгән әлеге басмалар Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Районның барлык 34 китапханәсенә дә яңа басмалардан өлеш чыгачак. Китапларның күпчелеге татар телендә, русча әсәрләр дә бар. Балалар өчен китаплар бик күп кайткан. Классик язучыларыбыз, бүген иҗат итүче әдипләрнең әсәрләре, Татарстанның күренекле шәхесләре хакындагы...
-
Язгы ташуларга әзерләнә башлыйбыз
Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында язгы ташуларга әзерлек күрү хакында сүз барды. Быел кар күп, шуңа язгы ташуның көчле булуы да ихтимал. Бүгеннән әзерлек чараларын күрү бик мөһим. Утырышта авыллардагы буаларга юллар ачу, сулыклар янында кизү торуны оештыру бурычы куелды. Язгы ташу вакытында электр, элемтә, газүткәргеч баганалары...
-
Mеханизатор Гатауллин Азат мактаулы исемгә лаек булды
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Восток Зернопродукт" ябык акционерлык җәмгыяте механизаторы Гатауллин Азат Мәхмүт улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Дәрәҗәле исем турындагы таныклыкны муниципаль район советы утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
-
Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары төз ату буенча республикада дүртенче урынны алдылар
Малайлар һәм кызлар Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына республика ДОСААФ оешмасы оештырган ярышларда катнаштылар. Анда районнардан 48 команда кече калибрлы винтовкадан ату буенча көч сынашты. 50 метр ераклыктан ату өчен һәр мәргәнгә өч сынау ядрәсе һәм очколар алуга 10 ядрә бирелде. Нәтиҗәдә Чуаш Кичүе мәктәбенең Илдус Шакиров җитәкчелегендәге...
-
Афәрин, Россия! Рәхмәт сезгә, спортчылар!
Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е - алтын. Ә сез Олимпиада ярышларын карап бардыгызмы? Тәэсирләрегез, фикерләрегез нинди? Валерий Киргизов, Иске Тахтала авылы, вакытлыча эшсез: -Олимпиаданы бик кызыксынып карадым. Чаңгы узышларын да, биатлонны да, тимераякта фигуралы шууны да,...
-
Энҗе Идиятуллина “Кама мозаикасы” фестивале лауреаты булды
Музыка мәктәбе укучысы Энҗе Идиятуллина "Кама мозаикасы" дип аталган республика конкурсыннан диплом алып кайтты. Энҗе "Халык уен кораллары" номинациясендә чыгыш ясап, баянда уйнау осталыгын күрсәтте. Энҗе дүртенче ел инде Рәзинә Гомәрова классында шөгыльләнә. Ул музыкага бик җитди карый, сәләте дә бар - баянда уйнарга тиз өйрәнә. Энҗе халык көйләрен дә,...