26 август 2014 яңалыклары
-
Бүген Әлки районында “Яшел Россия” экологик өмәсе уза
Бөтен Россия күләмендә үткәрелүче әлеге акциягә кушылып, һәр оешма-учреждение үз территориясен яшелләндерү буенча өмәләр оештыра. Агач үсентеләре белән район урман хуҗалыгы тәэмин итә. Яшелләндерү акциясенә районыбыз эшмәкәрләре, аерым хуҗалыклар да кушылыр дип өметләнәбез. Урамнарыбызда, тыкрыкларда күбрәк агач үссен өчен һәркем үз өлешен кертергә тырышсын. фото www.churach-komsml.edu.cap.ru сайтыннан
-
Карга һәм Иске Чаллы авылларында ике яңа өй, ә өч авылда спорт мәйданчыклары файдаланылуга тапшырылды (ФОТО)
22 август районыбызда вакыйгаларга бай булды. Карга һәм Иске Чаллы авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә ике яңа өй файдаланылуга тапшырылды. Моннан тыш, өч авылда спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә...