26 август 2015 яңалыклары
-
Урманнарны чистартуда катнашыйк
1 сентябрьдән "Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт ала. Ул октябрь азагынача дәвам итәчәк. Ел да яз һәм көз айларында үткәрелүче әлеге чара урманнарны корыган һәм ауган агачлардан, чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән. Чистарту-тазарту эшләрен башкару өчен һәр оешма-предприятиегә, авыл җирлегенә урман участоклары бүлеп бирелә. Әмма аларның күбесе әлеге эшкә әһәмият бирми, диделәр...
-
Лесники призывают
1 сентября стартует акция «Чистые леса Татарстана». Она продолжится до конца октября. Проводимая ежегодно в весенние и осенние месяцы акция направлена на очистку лесов от сухих и упавших деревьев, мусора и отходов. Для этого организациям, предприятиям, сельским поселениям выделяются участки леса, но многие из них не придают важного значения этой...
-
Кабат имтихан тапшырачаклар
Төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган 9 сыйныф укучыларына кабаттан белемнәрен сынап карау мөмкинлеге тудырыла. Быел районда тугыз сыйныфны тәмамлаучы 14 укучы, дәүләт имтиханнарында начар (неудовлетворительный) нәтиҗә күрсәтүләре сәбәпле, төп гомуми белем турында аттестат ала алмаган иде. Әлеге укучылар сентябрь аенда төп дәүләт имтиханын кабат тапшыра алачак. Математикадан сынау 7 сентябрьгә,...
-
“Арсенал” операциясе үткәрелә
Бу атнада район территориясендә "Арсенал" дип аталган оператив-кисәтү операциясе үткәрелә. Исеменнән аңлашылганча, ул законсыз кулланучы утлы коралны, шартлаткыч матдәләрне, сугыш кирәк-яракларын ачыклау һәм хуҗаларыннан алуга багышлана. Үзләрендә утлы корал булган яисә аны тапкан гражданнар аны район эчке эшләр бүлекчәсенә илтеп тапшыра алалар. Моны эшләүчеләргә акча да түләнә әле.
-
Авариядә бер кеше җәрәхәтләнгән
Узган атнада районда өч юл-транспорт вакыйгасы булган. Авария нәтиҗәсендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган.Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 104 очрагын ачыклаганнар. Руль артына исерек хәлдә утырган бер йөртүче тоткарланган. Өч вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
-
“Хузангай” республикада беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде
"Хузангай" җәмгыяте, 9 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып, 16 августка бөртеклеләр урагын төгәлләде. Президент катнашында видеорежимда барган шимбә киңәшмәсендә хузангайлыларның бу хезмәт җиңүе билгеләп үтелде. Алар быел да республикада беренчеләрдән булып үстерелгән игеннәрне җыеп алуга ирештеләр. Бөртеклеләрдән тулаем җыем 17 мең тоннадан артык тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы...
-
Республика көнен һәм район юбилеен бергәләп бәйрәм итик
29 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында 30 август - Татарстан республикасы көненә һәм Әлки районы оешуга 85 ел тулуга багышланган төрле спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар узачак. 10.00. Стадионда кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, армрестлинг, пауэрлифтинг, гер күтәрү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча ярышлар. 16.00. Стадионда футбол буенча ярты...