26 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Әлки районы: COVID-19 кичергән гражданнар өчен тирәнтен диспансерлаштыру
Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган гражданнар 2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында ММИ полисы буенча бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар.
-
Әлки районы: Котдус җизни хатынының ризалыгын алып, икенчегә өйләнде
Шакир бабам белән Минҗамал әбием җиде бала – өч кыз һәм дүрт малай үстерәләр. Бер кызы белән малае 1921 елгы ачлык вакытында җылы якларга китеп хәбәрсез югалалар. Төпчек кызлары Әсма апа Гаязов Котдус дигән егеткә кияүгә чыга. Котдус абый җиде җизниемнең берсе иде.
-
Әлки районы: Әхмәт егете умартачылык булдырган, шунда җәйлеккә ике катлы йорт та салып куйган
Әхмәт егете Рифкать Билданов Яр Чаллы шәһәрендә 40 елга якын яши. Сүз башында ук шуны әйтергә кирәк: Рифкать – ата-бабалары умартачылык белән шөгыльләнгән гаиләдә үскән егет. Кечкенәдән бал кортлары белән таныш, аларның гадәтләрен кызыксынып күзәткән, исендә калдырган малай ул. Язмышы кала белән бәйләнсә дә, гомер буе умартачылык белән шөгыльләнү турында хыяллана Рифкать. Хыялланып кына калмый, моннан 5-6 ел элек туган авылы Әхмәттән ерак түгел урман аланында үз умарталыгын оештырып җибәрә. Хәзер инде татлы бал җитештерүче умарта гаиләләре саны аның кечкенә хуҗалыгында 100 баш тирәсе. Җәй коры һәм гаять эссе килгәнлектән, күпләр быел бал булырмы дип шикләнгән иде. Бу шикләр урынсыз булган икән – файдалы һәм татлы бал уңышын начар дип булмый. Умартачылар хәзер алынган балны урнаштыру белән мәшгуль.