26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында боз мәйданчыгын катыруга керештеләр
Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында боз мәйданчыгын катыруга керештеләр. Алдагы елларда район халкы шугалактан рәхәтләнеп файдалана иде. Олысы-кечесе саф һавада тимераякта шуып кинәнде. Мәдәният бүлеге егетләре шушы көннәрдә шугалакны ясап бетерегә уйлыйлар. Базарлы Матак урта мәктәбенең хоккей тартмасында боз мәйданчыгы инде күптән ясалган. Балалар әлегә шуу күнекмәләрен шунда шомарталар.
-
Әлки районында машина җәяүлене бәрдергән
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясенең узган утырышында кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре тикшерелде. 17 сәгать 40 минутта Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасында "ВАЗ-2112" автомобиле Яңа Сихтермәдә яшәүче 1991 елгы ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Руль артында 1987 елгы егет була, ул Мари-Эль республикасыннан. Автомобильне шул көнне генә...
-
Апак янында Әлки район чигендә юлда зур йөк автомобиле капланган
Апак янында район чигендә юлда зур йөк автомобиле капланган. Йөк машинасын йөртүче тизлекне дөрес сайламаган. Әлеге юл участогында текә борылыш бар. Ул борылыш турында хәбәр итүче билгеләр дә куелган. Машина 15 тонна азык-төлек төягән булган. Аның йөге машинаның ябык әрҗәсендә калган. Авария чикнең Ульяновск өлкәсе ягында булган. Автомобильне көпчәкләренә бастырып,...
-
Әлки районында машина җәяүлене бәрдергән
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясенең 24 декабрьдә узган утырышында кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре тикшерелде. 22 декабрьдә 17 сәгать 40 минутта Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасында "ВАЗ-2112" автомобиле Яңа Сихтермәдә яшәүче 1991 елгы ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Руль артында 1987 елгы егет була, ул Мари-Эль республикасыннан....
-
Әлки район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары киләсе елга эш планы кабул иттеләр
Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары соңгы утырышларында киләсе елга эш планы кабул иттеләр. Утырышта контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов бюджет средстволарыннан һәм милкеннән файдалануда, муниципаль заказларны урнаштыру һәм башкаруда закончалыкның үтәлешен даими тикшереп торулары хакында әйтте, ачыкланган кимчелекләрнең нидән килеп чыгуын, аларның төзәтелүен аңлатты. Безнең...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит ХӘБИБУЛЛИН)
Табигатьнең үз кануннары Заманында районыбызның кайбер колхоз-совхозлары ныклап торып сарыкчылык белән шөгыльләнделәр. Мондый хуҗалыкларда әлеге малларның саны 3-5 мең башка җитә иде. Әле бит сарыкларның да итне һәм йонны күп бирә торган яхшы токымлыларын гына асрадылар (шәхси секторда мондый маллар булдыру тыела иде хәтта). Ул елларда сарык йоны бик югары...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Олеся КУРОЧКИНА)
Ерактан әйләнеп узам Миңа ул чагында биш кенә яшь иде. Әмма кәҗә белән әлеге очрашуым һич онытылмый. Дөрес, моны беренче очрашу дип әйтеп булмый. Без дус кызым белән урамга уйнарга чыгып ул кәҗәне күргән саен аны үртәми калмый идек. Бу ап-ак төстәге зур матур кәҗә иде. Ул безнең арттан йөгерә,...
-
Хөрмәтле әлкилеләр!
Террорлык гамәленә шик уятучы хәлгә тап булсагыз, 8(843) 231-45-55 яисә 8(843) 231-45-45 телефоннарына (Россия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Татарстан идарәсе) шылтыратуыгызны сорыйбыз. Республика хокук саклау органнарының һәм коткару службаларының ышаныч телефоннарын исегезгә төшерәбез: Республика Эчке эшләр министрлыгы - 8(843) 291-20-02; Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) - 8(843)...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Инзилә НУРИӘХМӘТОВА)
Кәҗә кышлаган Безнең авылда кәҗә асраучылар бик күп түгел. Булса бер өч кешедә. Шуның берсе - безнең күрше Сәлимә апа. Аның бик тә сөтле кәҗәсе бар. Ул аны яратып Маруся дип йөртә. Кәҗәләре барысы бергә 5 баш. Ул аларны яз җитү белән болынга куа. Кәҗәләр шунда әкрен генә ашап, көн...
-
Әлки районы әбүнәчеләре игътибарына!
2015 елда газетабызның беренче саны 14 гыйнварда чыгачак. Белдерү, котлауларыгыз булса, газетаның быел 31 декабрьдә чыгасы санына урнаштырып кала аласыз. Моның өчен редакциягә киләсе дүшәмбедән соңга калмый мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Әлки районында пиротехника изделиеләрен аэродромда гына ату рөхсәт ителә
Быелның 15 декабреннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгын хәвефсезлеген көчәйтү максатында эшләнә. Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника изделиеләрен махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителә. Әлеге эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт...