27 февраль 2015 яңалыклары
-
Чиябаш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәргәннәр
Чиябаш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәргәннәр. Анда авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары катнашкан. Чиябаш мәктәбе директоры Фәнис Вәлиев авылдашларын бәйрәм белән котлап, халкыбызның 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләгән. Ә тыл хезмәтчәне Талия Насыйбуллина истәлекләре белән уртаклашкан. Митинг укучылар әзерләгән концерт...
-
Җәяүлеләргә дә штраф түләргә туры киләчәк
Җәяүлеләр катнашында булган юл һәлакәтләрендә алар үзләре ук еш кына авыр тән җәрәхәтләре алалар. Үткән елда Әлки районында дүрт җәяүлене машина бәрдерү очраклары теркәлгән. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, ике җәяүле яраланган. 2015 елның 1 июленнән җәяүлеләргә кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керә: тәүлекнең караңгы вакытында авылларда һәм шәһәрләрдә җәяүлеләр машина...
-
ТОРТЛАРГА ЗАКАЗ БИРЕГЕЗ
ТОРТЛАР! Бу татлы ризык өстәлләребезне бизәп, ямь биреп тора. Туйлар, юбилейлар, туган көннәргә, сабыегыз ткк сөенеченә заказлар бирегез. Без сездән заявкалар көтәбез. 89274184049; 89274120595.
-
Иске Алпар авыл мәдәният йортының купкан түбәсен яңадан япканнар
Февраль бураннары Иске Алпар авыл мәдәният йортының түбәсен куптарып ташлаган иде. Аны киредән ябу өчен Базарлы Матактан Насыйбуллин Рияз җитәкләгән бригаданы эшкә кушканнар. Осталар түбәне әйбәтләп ябып та куйганнар.
-
Әлморзада хәзер төнлә дә бик якты
Югары Әлморза авылында моңарчы да 52 лампа яна иде инде. Барлык урамнарны да яктыртып бетерү өчен тагын 1300 метр бишенче линия сузылган һәм өстәмә 11 лампа эленгән. Тагын 6 лампа куелгач, авылның һәр почмагы да яктыртылып бетәчәк.
-
"Әлки хәбәрләре" газетасы "Сугыш чоры ядкәрләре" дигән бәйге игълан итә
Вакыт ашкынып алга чаба. Күп нәрсә үзгәрә, тарихка кереп кала, онытыла. Әмма кешелекнең онытырга хакы булмаган тарихи вакыйгалар бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы әнә шундыйлардан. Бу сугышның тере шаһитлары - кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан, җиңү көнен якынайту өчен тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз арабызда инде бик аз калып...
-
Базарлы Матакта рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә
Район үзәге Базарлы Матак - 1320 гектар җир биләп торучы һәм соңгы елларда аеруча тиз үсеп килүче торак пункт. Авылыбызны күп милләтле халык яши торган уртак йортыбыз дип әйтә алабыз, чөнки биредә рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә. Төп байлыгыбыз - кешеләр Базарлы Матак авыл...