27 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районы укучысы Оксана Ермолаева республика олимпиадасы призеры булды
Иске Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Оксана Ермолаева җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасы призеры булды. Оксананы фән бәйгесенә укытучысы Сергей Тихонов әзерләгән.
-
Әлки районында мәктәп укучылары макулатура тапшырып спорт җиһазлары сатып алалар
Район мәктәпләре укучылары быел 11 тоннага якын макулатура хәзерләгәннәр.
-
Әлки районының химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова “Ел укытучысы” республика бәйгесенең финалына узды
Түбән Әлки урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова "Ел укытучысы" республика бәйгесенең финалына үтте.
-
Әлки районыннан Али Капуров республика ярышлары призеры
Казанда 22-25 февраль көннәрендә бокс буенча республика ярышлары булып үтте. Анда 13-14 яшьлек үсмерләр көч сынашты. Базарлы Матактан Али Капуров 44.5 кг үлчәү категориясендә чыгыш ясап икенче урынны алды.
-
Әлки районында хисап сессиясе: районда икътисадны үстерү буенча ныклап эшлисе бар
Муниципаль район советының 2016 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышы узды.