27 март 2019 яңалыклары
-
Әлки районының яшь каратэчысы Андрей Зиньков Израильдә узган Европа чемпионатында призлы урын яулады
Базарлы Матак авылыннан Андрей Зиньков 16-17 яшьлек спортчылар арасында (юниоры 16-17 лет) киокусинкай каратэ буенча Европа чемпионатында призлы урын яулап кайтты.
-
Әлки районы: “Авыл укытучысы” федераль программасы районыбызда укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итәргә булышырмы?
Яшьләр слетында районыбыздан төрле уку йортларында белем алучы егетләр-кызлар белән аларның алга планнары турында сөйләшеп киткән идек. Педагогика институтында белем алучы Базарлы Матак кызы шунда: “Авыл медикларына каралган ташламалар педагогика вузларын тәмамлаучы яшь белгечләргә дә бирелсә, мин ике дә уйламыйча районга эшкә кайтыр идем”,–диде. Һәм менә әлеге теләк тормышка ашарга тора. 2020 елдан илебездә “Авыл укытучысы” (Земский учитель) дигән программаны гамәлгә кертергә җыеналар. Моны Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим итте. Әлеге программа нигезендә авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп кайткан укытучыларга бер миллион сум бирү күздә тотыла. Бу яңалык районыбызда укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итәргә булышырмы?
-
Россия Хезмәт министрлыгы авыл хатын-кызларының эш көне сәгатен арттырырга ниятли
Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар.
-
Нәзарәт Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә
Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак.