27 ноябрь 2014 яңалыклары
-
“Исерек йөртүчеләрнең фотоларын газетада чыгарырга кирәк”
Исерек йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итүен кисәтүгә юнәлтелгән операция республикабызда һәрдаим үткәрелә. Әнә шул акция кысаларында без дә узган чәршәмбе иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдка чыктык. -"Права" дан колак кагу да, 30 мең сум штраф түлисе булу да туктатмый күпләрне, руль артына хәмер кулланган килеш утыручылар саны кимеми,-ди...
-
Нәселле таналарны саклагыз
Ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сыер итеп калдыру отышлы. Районда соңгы ике-өч елда халыкта булган сыерларны ясалма орлыкландыру эше шактый җайга салынды. Алардан туган бозауларның яртысына якыны таналар була. Белгечләр бу тана бозаулар киләчәктә анасына караганда 25 процентка артыграк сөт бирергә сәләтле, диләр. Соңгыларыннан алынган тана бозаулар янә 25 процентка...
-
Тагын өч гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды (ФОТО)
Пенсия фондының район идарәсендә өч гаиләгә икенче балалары туу уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырылды. Идарә начальнигы Әлфия Дәүләтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Сафина Эльмира Вәлиеваны, Ксения Кашкованы, Ульяна Сабитованы 429408 сумлык гаилә капиталы сертификаты белән бергә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, әниләрнең бәбиләрен уенчыклар белән сөендерделәр. Әлеге сөенечле чарада яшь әниләрнең...