28 апрель 2014 яңалыклары
-
Иң оста йөртүчеләр – Түбән Әлки мәктәбе укучылары
Арча шәһәрендә узган "Яшь йөртүче -2014" республика бәйгесендә катнашып, Түбән Әлки мәктәбе укучылары Айрат Мөхәммәтшин, Сиринә Сираҗева, Марат Исхаков алдынгы урыннарны алдылар. Айрат "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" номинациясендә республиканың 40 районыннан килгән 80 укучы арасында җиңүче булды. Сиринәгә беренче урынга чыгу өчен бары ике секунд вакыт җитмәде. Шунысы куанычлы: Рәфәс...
-
26 апрель республикада “Урман утырту көне” буларак билгеләп үтелде (+ФОТО)
26 апрель республикада "Урман утырту көне" буларак билгеләп үтелде. Әлеге акция бездә алдагы көнне үк башланып китте. Ике көндә барысы 20 меңгә якын агач үсентесе утыртылды. Урман утырту акциясенә Н.Дәүли исемендәге гимназия коллективы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, "Әлки урман" предприятиесе хезмәткәрләре беренчеләрдән булып кушылдылар һәм бик зур күләмдә...
-
Максим Муштаков яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды
Берсеннән-берсе чибәр егетләр һәм кызлар, күтәренке рух һәм энергия, шатлыклы елмаюлар һәм шул ук вакытта җитди, эшлекле мөнәсәбәт - "Бердәм Россия" көнендә район мәдәният йортында узган яшьләр форумында әнә шундый тантаналы-бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Әлеге чара "Полит Завод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узды. Әлеге проектның максаты - республика Дәүләт Советы...
-
Әлки районында “Бердәм Россия” көне үткәрелде
Районда "Бердәм Россия" партиясе көне үткәрелде. Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар урынбасарлары, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, башка республика оешма һәм учреждениеләре белгечләре, районга килеп, берьюлы берничә мәйданчыкта әлкилеләр белән очрашулар үткәрделәр. Алар "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан башкарыла торган эшләр, гамәлгә...
-
Мәгариф җылы канат астында
Дәүләткә үпкәләрлегебез юк - мәгарифне үстерүгә бик зур суммалар тотыла. Мәктәпләр төзү һәм ремонтлаудан тотынып, укытучыларның хезмәт хакларын арттыру, аларны төрле грантлар белән үсендерүгә кадәр ел саен миллионнар тотыла. Мәгарифне дәүләтебезнең "сөекле баласы" дип атасак та була. Ә менә ул "бала" үзе канәгатьме? Шундый кайгыртуга аның җавабы нинди? "Бердәм Россия"...
-
Мария Чванова пенсионерлар арасында компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесендә җиңүче булды
Иске Матак авылыннан Мария Чванова пенсионерлар арасында компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесендә җиңүче булды. Интернеттан мәгълүмат эзләү, мәгълүматны электрон төстә юллау һәм кабул итү, төрле презентацияләр эшләү буенча биремнәрне кыска вакыт эчендә һәм җиренә җиткереп башкарып, Мария Чванова республиканың барлык районнарыннан килгән көндәшләре арасында иң остасы дип табылды. Аны...
-
Пауэрлифтинг буенча республика ярышларында Гөлнур Зыятдинова– икенче, Касыйм Зыятдинов беренче урын алды
Казанда пауэрлифтинг буенча республика ярышларында Гөлнур Зыятдинова хатын-кызлар арасында II урынны яулады. Авырлык күтәрүнең өч төрендә (троеборье) күрсәткән нәтиҗәсе 280 кг тәшкил итте. Ир-егетләребезнең күрсәткечләре дә мактауга лаек: Зыятдинов Касыйм 540 кг күтәреп I урынны, Архипов Стас 389,5 кг күрсәткеч белән IV урынны яулады. Гарипов Рәшит М-1 версиясендә III урынга...