Әлки районы Демидовка авылыннан Сергей Захаров 30нчы урагына кереште
Демидовка авылыннан Сергей Захаров комбайн штурвалы артына 8нче сыйныфны тәмамлагач ук утыра. Бер ел ярдәмче булып эшләгәч, яшь егетнең үзенә кыр корабын ышанып тапшыралар. Бу 1989 елны була. Быел уңган комбайнчы 30нчы сезон уракка төште.