28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
5 декабрьдә Базарлы Матакта инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә үткәрелә
5 декабрьдә Базарлы Матакта инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә үткәрелә. Ярминкәдә мәктәпләр, авыл халкы, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары - ит, кош түшкәләре, сөт, бөртек, фураж яшелчә тәкъдим итәчәк.
-
Татарстан беренчелегендә районыбызның 11-12 яшьлек волейболчы малайлар командасы өченче урынны алды
Алексеевскида узган Татарстан беренчелегендә районыбызның 11-12 яшьлек волейболчы малайлар командасы өченче урынны алды. Әлеге ярышларда районыбыз данын яклап Борискино урта мәктәбе укучылары командасы чыгыш ясады. Аларның тренеры Виктор Захаров.
-
Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыктылар
Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында сөйләштеләр. Бертуктамый диярлек чылтыраган телефон аша халык белән үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина, аның медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Низамов, медицина хезмәте күрсәтәү буенча урынбасары Наталья Петухова, поликлиника мөдире Рафилә Бабакулова, терапия бүлеге мөдире...
-
Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде
Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде. Ул 1901 елның октябрендә Түбән Биктимер авылында дөньяга килгән. Туксан яшькә җитеп дөньядан киткән әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган, өч сугыш үзе генә ни тора. Нәзирә, Зөлхиҗә, Габдулла, Хазирә, Гаптеразак, Зөлфәнур, Сәгъдәтбикә, Рәбига, Әсрар, Әнвәр, Корбангали - болар барысы да...
-
Медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады
Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап...