29 апрель 2015 яңалыклары
-
Әлки районы уңай яктан гына бәяләнде
Нурлатта булып узган зона семинар-киңәшмәсендә терлекчелек буенча быелның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды, малларны җәйләүгә күчерү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә безнең район делегациясе дә - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, ветеринария табиблары, зоотехниклар, ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары катнашты. Киңәшмә эше белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов...
-
Әлки районы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Язгы игелекле гамәлләр атнасы” акциясе үткәрелгән
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Язгы игелекле гамәлләр атнасы" акциясе үткәрелгән. Мәсәлән, интернатка Юхмачы мәктәбе укучылары килеп, шунда яшәүчеләргә Георгий тасмасы таратканнар. Ә Базарлы Матак гимназиясе Җиңү бәйрәменә багышланган концерт күрсәткән, бүләкләр, күчтәнәчләр алып килгән. Базарлы Матакта эшләүче парикмахер Наталья Крайнова өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтеп киткән.
-
Бибайлар һәр эшне бергәләп эшли
Бибай Чаллысында менә ике атна инде халык җыелып авыл зиратын җыештыра. Бу эштә һәр йорт катнаша. Ир-атлар үз эш коралларын, техниканы кулланып, зиратны карт агачлардан, тиз үрчүче куакларлардан арындыралар. Зират тирәсен тотуны да кайгырталар, бу эштә Маннапов Раил башлап йөри, Хафиз һәм Миннәхәт Галәветдиновлар, Замир Гыйниятулли, Сәлих һәм Габбас Шәраповлар...
-
Сүзем әтием турында
…Мин әтиемне бигрәк нык яраттым. Аның белән горурландым, үсеп читкә киткәч, әтине өзелеп сагынып кайта идем. Үзе "балаларым, кызларым!" дип өзелеп торганга, беренче урынга һәрчак гаиләсен куеп, кайгыртып яшәгәнгә шулай булды микән? Әти безнең өчен - кызлары өчен чын ир-ат үрнәге булды. Төз буй-сынлы, матур йөзле, шәфкатьле карашлы, ачык күңелле...
-
Янаның да өлеше бар
Пенза шәһәрендә 19-25 апрельдә узган боксчыларның Идел буе федераль округы Спартакиадасында Татарстаннан 16 спортчыдан торган команда катнашты. Шушы команда составында безнең районнан Яна Филиппова да бар иде. Команда өченче урынны алды. Бу җиңүгә Яна да, аның тренеры Ситдиков Ленар да үз өлешләрен керттеләр. Янага ярышларда катнашу өчен "Хузангай" кооперативы рәисе...
-
Әлки район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә булып үткән слетында алар эшчәнлегенә кагылышлы күп проблемалар күтәрелде
Эшмәкәрлек бүген районның күп тармакларына үтеп керде. Кайчандыр башлыча сату-алу белән шөгыльләнгән эшкуарлар хәзер халыкка төрле хезмәт күрсәтү, товарлар җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрдә үзләрен таныталар. Билгеле, үз эшеңне оештыру, аны җәелдерү кемгә дә ансат бирелми. Кайчак мәгълүмат җитеп бетмәгәннән дә проблемалар авыр чишелә. Район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә булып...