29 июль 2022 яңалыклары
-
Әлки районы: “Кояш кына өстисе”...
Быел җәй бик үзенчәлекле. Ел да шулай ул, дияр, бәлки, кайберәүләр. Юк, биредә бәхәсләшергә мөмкин.
-
Әлки районында менә дигән хәрбиләр!
Редакциябезгә медальләр таккан, хәрби кием кигән чибәр ир-егет килеп керде. Ул үзен Олег Викторович Сизов, дип таныштырды. Рязаньнең армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге югары гвардия һава-десант команда училищесында, спецназ бүлегендә укыган. Күптән түгел, 25 июньдә чыгарылыш тантанасында әлеге уку йортын тәмамлавын раслучы документны – кызыл дипломны алган. Югары хәрби училищены тәмамлаучыларга исә офицер исеме бирелгән. Дипломны без дә үз күзләребез белән күреп, тотып, эчендәге билгеләре күрсәтелгән кушымта-битне ачып карадык. Анда, чыннан да, бары бер фәннән – математикадан гына «дүртле» булып, калганнары барысы да имтиханны «бишлегә» тапшыруы күрсәтелгән иде.