30 май 2015 яңалыклары
-
БДИ буенча соравыгыз бармы?
25 майдан 30 июньгә кадәр республикада БДИ мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча сораулары булган кешеләр дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә (843) 294-95-62 телефоны буенча шылтырата ала.
-
Татар Мулла авылы бәйрәме
6 июньдә Татар Мулла авылында Авыл көне үткәрелә. Якында, чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбызны Чишмә башында 14.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Бәйрәм табыннары корып, туганнар, дуслар белән очрашырбыз, рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырырбыз. Рәхим итегез! Бергәләп күңелле ял итик!
-
Газга бәя арта
1 июльдән Татарстанда халык өчен газга бәяләр 7,5 процентка арта. Бер кубометр газ, НДС ны да кертеп, 5,16 сум торачак.
-
Сабантуйны Чуашиядән башладык
Чуашия башкаласы Чабаксарда республика Сабан туе май аенда ук узды. Ул "Локреевский лес" дип аталган мәдәният һәм ял паркында оештырылган иде. Чуашия Сабан туенда Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә Әлки муниципаль районы да катнашты. Без кая да яңгыр алып барабыз Районыбызның Чуашиядә Сабан туе үткәрүдә беренче генә катнашуы түгел. Ә соңгы...