Әлки районы Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды
Бу атнада китапханәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Районыбызда 36 китапханә бар, аларда 50 белгеч хезмәт куя.
“Китапханәчеләребезнең һәркайсы үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Без ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне дә ачыклыйбыз. Узган елгы күрсәткечләр – китап укучылар саны, төрле тематик чаралар үткәрү, конкурсларда катнашу һ.б. – буенча рейтингта Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина “Ел китапханәчесе” булып танылды”,– ди район китапханәләр системасы директоры Татьяна Петухова.