30 июль 2014 яңалыклары
-
Иске Камка авылы мәчетендә яңа мулла
Иске Камка авыл мөселманнары, рәхмәтләр әйтеп, муллалары Нәбиулла Гариповны "Лаеклы ялга" озатканнар. Нәбиулла ага мулла вазыйфаларын 22 ел үтәп килгән. Хәзер инде аның урынына авыл халкы Сафин Мансурны, мәзин итеп Әхмәтҗаноы Әдһәмне сайлап куйганнар.
-
Әлки районы мәктәпләре җыеп тапшырган макулатура өчен 69 мең сум акча алганнар
Район мәктәпләре җыеп тапшырган макулатуhа өчен 69 мең сум акча алганнар Бу акчага биш теннис өстәле сатып алынган. Үткән атнада барлыгы 6 тонна макулатура җыелган, аның 1,5 тоннасы сәүдә нокталарыннан хәзерләнгән товар тармалары.
-
Базарлы Матакта уен клубы эшчәнлеге туктатылган
Базарлы Матакта уен клубы эшчәнлеге туктатылган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 10 уен автоматын кулланудан алганнар. Акча уены коллары әлеге клубта зур суммалар югалтып, гаиләләренә кайгы китерәләр. Әйтик, өстә аталган клубта бер райондашыбыз атна эчендә 200 мең сум акчасын оттырган!
-
"02" хәбәр итә
Үткән атнада Салман авылында караклар бер хуҗалыктан бензин пычкысы урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар" эздән ачканнар. Атна дәвамында рульгә исерек килеш утырган өч кеше тоткарланган, юлларда кагыйдә бозуның 125 очрагы теркәлгән.
-
Пенсияләрне яңача исәпли башлыйлар
2015 елның 1 гыйнварыннан безнең илдә пенсияләрне яңача исәпли башлыйлар. Яңа тәртип буенча пенсиянең күлме кешенең хезмәт стажына һәм нинди хезмәт хакы алып эшләвенә бәйле булачак. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Вафина әйтүенчә, картлык буенча хезмәт пенсиясе иминият пенсиясеннән һәм тупланма пенсиядән торачак. Пенсияне исәпләү өчен яңа формула...
-
Әлки районында бөртеклеләрнең 25 проценты суктырылды
Ә уҗым бодаеның яртысыннан артыгы суктырып алынды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24,3 центнер тәшкил итә. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында 500 гектарда, "Хузангай" кооперативында 1000 гектарда борчак теземнәргә салынды. 2 мең тоннадан артык салам прессланды. Барысы 16,8 мең тонна яшел масса сенажга салынды.