31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Борискино мәктәбе укучылары "SaМоSтоятельные дети" проектында катнашалар.
Безнең Борискино мәктәбе укучылары бу уку елы башыннан "SaМоSтоятельные дети" проектында катнашалар. Проектның максаты - мәктәп балаларының психоактив матдәләр куллануына юл куймау. Балалар ата-аналары белән контрактка имзаларын салалар. Әлеге контрактка үз куллары белән үзләре тыелырга тиеш дип санаган "начар гадәтләрне" теркиләр. Укучылар, ата-аналар һәм мәктәп администрациясе шундый егермедән артык килешүгә...
-
Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин: "Түрәләрнең керем һәм чыгымнары халыктан яшерен түгел"
Җәмгыятьнең нигезен какшатучы ришвәтчелек, коррупция күренешләренә каршы тору өчен районыбызда ниләр эшләнә? Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән әңгәмәбез әнә шул хакта. -Фердинат Мидхәтович, мәгълүм булганча, район башлыгы каршында коррупциягә каршы тору комиссиясе төзелгән иде. Ул нинди юнәлешләрдә эш алып бара? -Комиссиянең төп бурычы - районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру...
-
Исерекләргә юлда урын юк "Әлки хәбәрләре" корреспонденты ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдта булды
Яңа елның беренче ае тәмамланып бара. Шушы вакыт эчендә район юлларында 9 автомобиль йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган. Бу юлы без ЮХИДИ инспекторлары белән кичке якта рейдка чыктык. Районның көньягында урнашкан авылларга юл тотканда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафиннан гыйнвар аенда район юлларында вәзгыятьнең нинди булуы белән кызыксындык. -Ел...
-
Ярдәм итик! "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Якыныңа ярдәм ит" акциясе үткәрә
Акциянең максаты - күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен кием-салым, китаплар, урын-җир әйберләре, савыт-саба җыю. "Кайгырту" үзәге барлык әлкилеләргә әлеге акциядә катнашуын сорап мөрәҗәгать итә. Әйберләрнең яңасы да, куллануда булганы да ярый. Үзәкнең адресы: Базарлы Матак ав., Ленин ур., 9. Тел.: 21-6-78. фото images.yandex.ru сайтыннан
-
Әлки районында торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләү юлын сайлаучылар күбәя бара
Декабрь-гыйнвар айларында бездә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 10 проценттан артыгы электрон юл белән башкарылган. Бу күрсәткеч башка районнар белән чагыштырганда шактый әйбәт күренә. Әйтик, республиканың 33 районында электрон түләүләр бездәгедән күпкә кимрәк башкарыла әле. Электрон түләү халык өчен бик уңайлы. Моңа һәр кешегә өйрәнергә, гадәтләнергә генә кирәк (газетаның алдагы саннарында...