31 июль 2015 яңалыклары
-
Элеваторда да кызу эш чоры
Базарлы Матак элеваторына бу көннәрдә район басуларыннан яңа суктырылган уҗым бодае төяп олаулар агыла. Коллективта 37 кеше даими эшли, сезонлы эшләргә тагын 10 кеше алганнар. Элеваторга беренче олауларны 20 июльдә кабул иткәннәр. Хәзер тәүлегенә уртача 1500 тонна ашлык килә. Предприятие 80 мең тонна ашлык сыйдырырга сәләтле. Әлегә саклауга 12248 тонна...
-
Мәчет Болгарга сәяхәт оештырган
Яңа Чаллы авылы мәчетенә йөрүче бертөркем аксакаллар Болгарга сәфәр кылганнар. Бу сәяхәтне авыл мулласы Нәбиулла ага Сираев оештырган. Җәмәгатьләрен дә санап егермедән артып киткән сәфәрчеләр изге Болгарның Ак Мәчетендә, Истәлек билгесендә (анда дөньяда иң зур басма Коръән саклана), башка истәлекле урыннарда булганнар.
-
Сәламәтлек саклау мәсьәләләре каралды
29 июльдә муниципаль район советының утыз тугызынчы утырышы булды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Утырыш белән муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелек итте. Утырышта депутатлар төп мәсьәлә итеп районда сәламәтлек саклауның торышын тикшерделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Cветлана Одушкина доклад белән чыкты. -Табибларга...
-
Нурисә Сәгыйрова бакчасы, Чуаш Кичүе авылы
-
Бөртеклеләрнең өчтән бере суктырылды
Районда бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 32 процентында (кукурузны кертмичә) урып-җыю эшләре тәмам. Әлегә кырлардан 11500 гектардан артык мәйданда көзге бодай җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 21,9 центнер тәшкил итә. Игенчеләр тырышлыгы белән 25,3 мең тонна икмәк суктырып алынды. "Хузангай" хуҗалыгы бүген-иртәгә борчакны теземнәргә салуны төгәлли. "Үзәк Әлки"нең "Салман"...