Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

12 апрель – Космонавтика көне. Әлки районы байрагы галәмдә булып кайтты

Космонавтика көнен билгеләп үтү өчен без әлкилеләрнең бик шәп мөмкинлеге бар:

туган якны өйрәнү музеена киләсең дә, аның галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышланган залларына үтәсең. Һәм серле космос, аны гизеп йөрүче кораблар, ул кораблар белән идарә итүче батыр космонавтлар дөньясы сине үз эченә бөтереп алып керә дә, хыялларда сихри йолдызлар, планеталар, күк ташлары - кометалар янына биеккә-биеккә күтәрә.
Сергей Лисенков исемендәге музейның бу заллары үзебез дә бәяләп бетермәгән кыйммәткә ия байлыгыбыз ул. Миңа калса, районда яшәүче һәр кеше бу заллардагы экспонатларны күрергә тиеш. Кайда әле шундый могҗизага тиң мөмкинлек бар?! Биредә бит чып-чын космик корабларның детальләрен, космонавтларның киемнәрен, скафандрларын, космоста булып кайткан детальләрен тотып карарга була.
Музейдагы космоска багышланган экспозиция 2005 елда оеша башлый. Шушы елны Американың "Аэроджет" компаниясенең Россиядәге вәкиллеге директоры Анатолий Михеев үзенең дуслары - Советлар Союзы геройлары очучы-космонавтлар Александр Баландин һәм Муса Манаровны Базарлы Матакка кунакка алып кайта. Үзенең бирегә кайтуы нәсел тамырлары шуннан булуы белән бәйле. Ә менә космонавтларны махсус чакыра Михеев безнең авылга - биредә оешып килүче туган якны өйрәнү музеен галәмне үзләштерүгә багышлаган экспонатлар белән тулыландыру була аның максаты. Соңрак районда тагын бер космонавт Салиҗан Шәрипов булып китә. Һәм кайткан саен кунаклар музейга искиткеч кызыклы әйберләр бүләк итеп калдыралар. Алар арасында күпсанлы уникаль фоторәсемнәр (алар орбиталь станциядә төшерелгән), очучыларның махсус киемнәре, "Буран" корабының идарә итү механизмы детале, космик корабның хәрәкәтен җайга салучы ярдәмче двигатель, хәтта тюбикларда сакланучы сөт, эремчек, ит паштеты һәм башка ризыклар да бар. Космос белән бәйле экспонатлар бик күп, төрле һәм кызыклы, аларны үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Ил космонавтларын Әлки җире ни өчен җәлеп итә соң? Бәлки, күпләр өчен ачыш булыр: өстә аталган Анатолий Михеевның әтисе Сергей Королев белән янәшә эшләгән, Юрий Гагаринны белгән, җирнең ясалма иярчене антеннасын уйлап табуда катнашкан. Базарлы Матакта сугыш елларында яшәгән һәм мәктәптә укыган Урал Закиров - космос-та кулланылучы техниканы төзүче һәм сынаучы, ул физика-математика фәннәре докторы. СССР космонавты Владислав Волковның әтисе чыгышы белән Иске Матактан. Һәм бу исемлекне тагын дәвам итеп була.
Мондый музей Татарстанда башка юк. Ул Россия космонавтика федерациясе әгъзасы. Музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, аны туристлар өчен маршрутка кертү мөмкинлеге бар.
…Музей экспонатлары арасында Әлки байрагын һәм гербын күрү бераз сәеррәк тоелырга мөмкин. Әмма аларның тарихы да космос белән бәйле: дүрт ел элек район символлары "Таурус-2" ракетасы бортында космоста булып кайтканнар. Әйтегез әле, Татарстанның, ә бәлки Россиянеңдер дә әле, кайсы төбәге моның белән горурлана ала? Ә безнең байрак галәмдә булган! Димәк, иксез-чиксез космос безгә чүт кенә якынайган икән бит…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев