Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Чаллы авылында төлкеләрдән зыян күргәннәр

Иске Чаллы авылында ике шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән. Хуҗалары малларда котыру чире билгеләрен күрүгә ветеринария белгечләрен чакырганнар. Табиблар ике йортта да дезинфекция үткәргәннәр, калган терлекләргә вакцина кадаганнар, ә үлгән сыерлардан биологик материал алып, республика ветеринария лабораториясенә җибәргәннәр. Аннан җавап алмый торып, малларның нидән үлгәнен әйтергә ашыкмыйлар белгечләр....

Иске Чаллы авылында ике шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән.

Хуҗалары малларда котыру чире билгеләрен күрүгә ветеринария белгечләрен чакырганнар. Табиблар ике йортта да дезинфекция үткәргәннәр, калган терлекләргә вакцина кадаганнар, ә үлгән сыерлардан биологик материал алып, республика ветеринария лабораториясенә җибәргәннәр. Аннан җавап алмый торып, малларның нидән үлгәнен әйтергә ашыкмыйлар белгечләр. Шулай да сыерларның хуҗалары район хастаханәсенең хирургия бүлегендә күзәтеләләр. Алар котыру чиренә вакциналау курсы үтәләр.

Бәланең сәбәпчеләре - һаман шул төлкеләр. Иске Чаллыда яшәүчеләр әйтүенчә, алар авылга еш һәм төркем-төркем йөриләр, араларында үзен табигый булмаганча әрсез тотучылары да бар. Өстә аталган терлекләргә дә һөҗүм иткән булган җирән ерткычлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев