Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакта меңгә якын кеше “Үлемсез полк” Бөтенроссия маршына чыгачак

Масштаблары буенча тиңе булмаган "Үлемсез полк" акциясенең тарихы 2007 елда Төмәндә башлана.

Җиңү көнендә бер төркем ветераннар фронтовик әтиләренең фотоларын тотып шәһәрнең төп урамыннан узалар. Бу башлангычны бик күпләр хуплап ала. Ике елдан соң мондый парадлар инде илебезнең егермедән артык төбәгендә үтә.
Узган ел 9 Майда Мәскәүдә 500 меңнән артык кеше "Үлемсез полк" парадына чыкты. Алар арасында фронтовик әтисенең портреты белән илебез Президенты Владимир Путин да бар иде.
Быелгы Җиңү бәйрәмендә бу маршны тагын да зуррак колач белән үткәрү күздә тотыла. Әйтик, Казанда әлеге акциягә 100 меңләп кеше чыгар дип күзаллана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр дә "Үлемсез полк" йөрешендә катнашачак-ларын белдерделәр.
Районыбызда да "Үлемсез полк" маршы инде берничә елдан бирле оештырыла. Узган елларда аның сафларында нигездә мәктәп укучылары була иде. Быел бик күп әлкилеләр әлеге хәтер парадында катнашырга теләк белдерделәр. Фронтовик әтиләренең, бабаларының, туганнарының, авылдашларының портретларын тотып бердәм сафта узучы райондашларыбыз арасында балалар һәм яшьләр дә, эшче һәм хезмәткәрләр, өлкәннәр дә булачак.
"Үлемсез полк"та катнашучылар Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, маршка шуннан кузгалачак. Колоннаның маршруты мондый: ул Крайнов урамы буйлап үзәккә кадәр килә һәм, редакция яныннан борылып, Билгесез солдат һәйкәленәчә узачак.
Колонна башында район җитәкчеләре булачак. Район башлыгы Александр Никошин фронтовик дәү әтисе Петр Никошин портретын тотып барачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова маршта ике фронтовик дәү әтисе - Тимофей Табунов һәм Василий Вассунов портретлары белән узачагын әйтте. Районның башка җитәкчеләре дә хәтер парадында катнашырга җыеналар.
-Без - мәгариф идарәсе һәм укучылар йорты хезмәткәрләре - 50 ләп кеше "Үлемсез полк" маршына тулы составта чыгабыз, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева. -Фронтовик туганнарыбызның портретларын әзерләдек, һәммәбез хәтер акциясендә зур теләк белән катнаша. Моны бик мөһим һәм кирәкле чара дип саныйбыз. Мин үзем ике дәү әтием - Харис Мәрдиев һәм Миңлебай Сафин фотолары белән атлаячакмын. Яңа Чаллыдан сугыш башлангач ук фронтка киткән Харис дәү әтием каты яралана, зур авырлыклар белән камалыштан чыга. Ә Иске Чаллыдан фронтка алынган Миңлебай дәү әтием Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача уза, ул соңгы көннәренәчә тәнендә өч пуля ярчыгы йөртте. Мин алар белән чын күңелдән горурланам. Һәм фронтовик дәү әтиләрем турындагы истәлекләрне гомер буе күңелемдә саклаячакмын.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хәрби комиссариат, ветеринария берләшмәсе һәм тагын күп оешмалар "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә бөтен коллективлары белән катнашырга җыеналар.
Ике ел элек "Россия Үлемсез полкы" бөтенроссия иҗтимагый гражданлык-патриотлык хәрәкәте буларак теркәлде. 9 Май көнендә илебезнең һәрбер төбәгендә кешеләр әлеге хәтер акциясенә чыгачак. Анда катнашучылар бу чараның халыкны бер гаиләдәй берләштерүен, илебез, аның данлы тарихы, фашизм дигән афәтне җиңеп чыгып, Европа халкына азатлык бүләк иткән әти-бабаларыбыз, туганнарыбыз өчен чиксез горурлык хисе уятуын әйтәләр. Бөек Ватан сугышы фронтларында якты киләчәгебез өчен көрәшкән якыннарыбызның портретлары белән урам-мәйданнардан узып, без дә аларның батырлыгын мәңгеләштерүгә, буыннар бәйләнешен ныгытуга үз өлешебезне кертик.
Без барлык райондашларыбызны бу мөһим акциядә катнашырга чакырабыз. Үз каһарманнарыбыз турындагы истәлекләрне саклау һәм яклау - һәммәбезнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев