Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңү бәйрәмен Әлки районы ни рәвешле билгеләп үтәчәк

Дәһшәтлелеге һәм корбаннар саны буенча тиңе булмаган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә нибары өч ай вакыт калып бара. Олы тантанага район ничек әзерләнә? Бөек Җиңү бәйрәмен ни рәвешле билгеләп үтәбез? Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова үткәргән киңәшмәдә сүз әнә шул турыда...

Дәһшәтлелеге һәм корбаннар саны буенча тиңе булмаган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә нибары өч ай вакыт калып бара. Олы тантанага район ничек әзерләнә? Бөек Җиңү бәйрәмен ни рәвешле билгеләп үтәбез? Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова үткәргән киңәшмәдә сүз әнә шул турыда барды. Киңәшмәгә юбилейга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен махсус төзелгән оештыру комитеты әгъзалары чакырылган иде.
Илебездә дә, республика һәм районда да олы юбилейга әзерлек инде берничә ел алып барыла. Беренче чиратта сугышта катнашкан яисә тылда хезмәт куйган ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны кайгырта дәүләт. Ә урыннарда "Безнең кадерле ветераннарыбыз" дигән акция эшләп китте: күп кенә җитәкчеләр өлкәннәрне кайгыртуны намус эше санап, "канат астына" алдылар. Кемгә нинди ярдәм кирәк, шуны тикшереп һәм күрсәтеп, бик тә игелекле гамәлләр кыла алар.
"Җиңү фонды" да үткән елларда ук оешкан иде, әлкилеләр 2014 елда 129 мең сум акча җыеп, аны республика фондына күчерделәр. Бу эш быел да алып барыла, төрле оешма-учреждениеләр коллективлары бер көнлек эш хакларын фондка гыйнварда ук күчерделәр. Әлеге акчалар юбилей тантанасын лаеклы итеп үткәрүгә ярдәм итәчәк.
Февраль аена аяк бастык. 9 Май бәйрәмнәренә әзерлек мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә зурлап алып барыла. Укытучылар укучылары белән бергәләп ветераннарның истәлекләрен видеога яздыралар, фоторәсемнәрен җыеп, "Үлемсез полк" акциясенә әзерләнәләр (бу урында акциянең асылын бераз аңлатып үтү урынлы булыр: сугышта катнашкан, бәлки, һәлак булган, үлгәндер инде, якташларның фоторәсемнәрен табып, портрет формасында зурайтып, аларны Җиңү бәйрәмендә митингка алып чыгачаклар). Видеоязмаларны урамнарга урнаштырылган экраннарда күрсәтү, исән-сау ветераннарыбызның рәсемнәрен зур баннерлар итеп мәйданга чыгару, ветераннар турындагы мәгълүматлар белән уртаклашу ("Хәтер стенасы"), Изге Георгий ордены тасмасын тарату, бәйрәм көнендә "Солдат боткасы" пешереп, халыкны сыйлау кебек чаралар, үзешчән сәнгать осталары концертлары бәйрәмне тантаналы, мәгънәле итүгә юнәлтелгән.
Болары - бәйрәм көннәрендә булачак вакыйгалар. Ә хәзер мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар, батырлык дәресләре үткәрелә. Бу турыда мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева сөйләде. Ә баш табибның дәвалау буенча урынбасары Илмир Низамов сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлекләрен тикшерүләре, кирәкле дәвалау процедуралары үткәрүләре турында әйтеп үтте.
-Безнең белгечләр ветераннарның өйләренә баралар. Хәзерге вакытта район хастаханәсендә 3 ветераныбыз дәвалана. Алар өчен уңайлы дүрт палата әзерләнгән. Әгәр үз белгечләребез генә дәвалый алмаса, Казаннан коллегаларыбызны чакырабыз,-диде табиб.
…Бүген икенче Бөтендөнья сугышы һәм анда катнашкан илләрнең фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше хакында төрле фикерләр әйтелә, тарихны яңадан язарга, Советлар Союзының ролен кечерәйтеп күрсәтергә яисә бөтенләй юкка чыгарырга маташу сизелә. Моңа катгый рәвештә каршы торырга кирәк, әлбәттә. Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышыбызның бәясен без белергә һәм онытмаска тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын олы тантана итеп бәйрәм итү моны кабат раслау булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев