Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Татарстан матбугаты көне

Май - бәйрәмнәргә бай ай. Шушы ямьле айда, бөтен табигать яшеллеккә күмелгән, алмагачлар-шомыртлар ап-ак чәчкәгә төренгән мәлдә республикабызның каләм ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстан матбугаты көне - республикада газета-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең - журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул....

Май - бәйрәмнәргә бай ай. Шушы ямьле айда, бөтен табигать яшеллеккә күмелгән, алмагачлар-шомыртлар ап-ак чәчкәгә төренгән мәлдә республикабызның каләм ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстан матбугаты көне - республикада газета-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең - журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул.

19 майда Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтү турындагы карар 1998 елның 24 июнендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән иде. 19 майны татар матбугатының чишмә башы дип атарга була. 1905 елда нәкъ менә шул көнне Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендәге "Нур" газетасының беренче саны дөнья күрә.

Безнең "Әлки хәбәрләре" газетасының да 85 еллык тарихы бар. Мәгълүм булганча, район газетасы 1932 елның мартында "Колхоз, алга!" исеме белән чыга башлый. Аннан соң озак еллар ул "Коммунизм юлы" дигән баш астында дөнья күрде. Әбүнәчеләребезгә нинди атама белән барып ирешмәсен, газетабыз һәрчак район тормышыннан аерылгысыз булды. Район газетасының һәр саны - Әлки төбәге тарихының бер сәхифәсе ул.

Шушы еллар эчендә газета укучыларга район хәлләрен һәм яңалыкларын тулы һәм үзвакытында ирештерү өчен күпме журналистлар хезмәт куйган, типография хезмәткәрләре - хәреф җыючылар, газета басучылар вакыт һәм ял сәгатьләре белән исәпләшмичә эшләгән. Газета чыгару кебек катлаулы хезмәтне бөтен күңелен, тырышлыгын, сәләтен һәм белемен биреп башкарган күпме хезмәттәшләребез, шул исәптән төрле елларда район газетасы белән җитәкчелек иткән редакторлар Бари Гыйльмиев, Габдрәүф Шәфигуллин, Рафик Шәйхетдинов бүген арабызда юк инде. Әмма алар турындагы якты хатирәләр күңелләребездә саклана.

Бүген без төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән коллегаларыбызны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Аларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телибез.

Билгеле, газетаны аны укучыларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Матбугат көне - безнең тугрылыклы әбүнәчеләребез бәйрәме дә. Газетабызга язылып торуыгыз, аның һәр санын көтеп алып, кызыксынып укып баруыгыз, хат-хәбәрләрегез, кызыклы мәкаләләрегез белән газета эшчәнлегендә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Шулай ук газетага язылуны оештыручы һәм аны халыкка таратучы почта хезмәткәрләренә дә бик рәхмәтлебез.

Уртак бәйрәмебез белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев