Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгеннән Әлки районының “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере эшли башлый

Ел буе инә белән кое казып, белем җыя-җыя арып-талчыгып беткән малайлар һәм кызлар өчен күңелле вакытлар килеп җитте.

Каникуллар! Бер мәшәкатьсез уен-көлкеле җәй! Тик олылар гына аптырашта: өч ай буена бу балаларны ничек кенә карап бетерергә дә, нәрсә белән мавыктырырга. Әле бит шунысы да бар, җәйге каникулларда укый-укый йончыган балаларның сәламәтлеген ныгытуны да кайгыртасы килә.
-Моның өчен мөмкинлекләр аз түгел, чөнки район җитәкчелеге дә, без педагоглар да балалар ялын оешкан итеп үткәрү ягында. Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар өчен лагерьлар эшли башлады инде. Алар белән тәрбиячеләр шөгыльләнә: төрле уеннар, конкурс-викториналар, спорт ярышлары үткәрәләр. Балаларны ашату мәсьәләсе дә хәл ителгән. Ә 9 июньдә "Яшь имәннәр" лагеренда беренче смена эшли башлый,-дип җәйге каникулларны үткәрү планнары турында сөйләп китте балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина.
"Яшь имәннәр"дә быел да төп өч смена оештырылачак. Беренче-икенче сменада 45 әр, өченче сменада 50 бала ял итәчәк. Дүртенче смена дигәне иң кыскасы булачак икән, ул бер генә атналык һәм бәясе дә 749 сум гына. Ә алдагы 20 һәм 18 көнлек сменалар өчен ата-аналар 2250 сум акча түләргә тиеш булалар. Көне буе вожатыйлар җитәкчелегендә уйнаган, файдалы шөгыльләр белән вакыт уздырган, туйганчы ашаган өчен зур бәя түгел бу. Тик шунысын әйтик, мондый хакка юлламаны балаларына дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр ала алачак. Башка структураларда хезмәт куючылар өчен бәя 6374 сум.
-Аз керемле гаиләләр балаларын Чистайдагы "Раздолье" лагеренда да көтәләр. Анда ял итү бушлай, лагерь хезмәткәрләре малай-кызларны үзләре килеп алып китә һәм кайтарып та куя,-ди директор урынбасары Гөлкәй Хәнәфиева.
Бушлай ял тәкъдимнәре тагын бар, Татарстанның төрле районнарында оештырылган палаткалы лагерьлар безнең балаларны да үзләренә чакыра. 8-14 июльгә 10 һәм 26 июль-1 августка 15 малай-кызны Чистайда оешкан хәрби-патриотик, Крутушкадагы "Дуслар көне" лагере палаткада яшәп үзен чыныктырырга теләүчеләрне чакыра. "Сәләт" лагерена Базарлы Матак мәктәбе активистлары барырга җыена. Федераль сменалар Анападагы "РОСТ" һәм Крымның Бакчасарай шәһәрендәге "Мирас" лагеренда ял итәргә чакыра… Кыскасы, теләк кенә булсын. Балаларын кайда булса да җибәрергә теләгән әти-әниләр Иҗат йортына яисә үзләрендәге мәктәпләргә мөрәҗәгать итә ала.
…Әйткәнебезчә, бүген "Яшь имәннәр" беренче сменасын башлап җибәрә. Лагерьга тиешле ремонт ясалды, бу эшкә елдагыча эшмәкәрләребез үз өлешен керткән. Алар арасында Динар Хәкимов, Рәфис Ганиуллин, Тәлгать Әхмәтшин, Марат Мәрдегалләмов, Мысыргалиевлар, Гөлсинә Шәйхетдинова, Алмаз Зарипов, Радик Шәфигуллин, Хөснетдиновлар, Надыйр Зәйнуллин, Рафик Зарипов, Гөлнәзирә Низамова һәм башка игелекле, юмарт райондашларыбыз бар. Ә "Строитель и К" осталары өр-яңа спорт мәйданчыгы төзеп өлгерткәннәр.
Лагерьда тәрбия эше белән тәҗрибәле педагог Ләлә Гаязова җитәкчелек итә. Вожатыйлар - педагогик вуз студентлары. Урман аланында уйнап, шифалы саф һава сулап, спорт белән шөгыльләнеп ял иткән балалар өчен лагерь тормышы кызыклы да, файдалы да буласына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев