Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиябаш, Чуаш Борнае авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган яңа биналы булдылар (ФОТО)

Чиябаш, Чуаш Борнае авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган яңа биналы булдылар, Яңа Салман табиблык амбулаториясе дә капиталь ремонтланган, өстәп корылган йортта медицина ярдәме күрсәтә хәзер. Бу шатлыклы үзгәрешләр уңаеннан әлеге авылларда тантаналы җыелышлар булып узды. -Миңа хәзер 81 яшь. 70 нче елларда йөрәгем авыртып каты чирләп киттем. Район хастаханәсендә мине үлемнән...

Чиябаш, Чуаш Борнае авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган яңа биналы булдылар, Яңа Салман табиблык амбулаториясе дә капиталь ремонтланган, өстәп корылган йортта медицина ярдәме күрсәтә хәзер. Бу шатлыклы үзгәрешләр уңаеннан әлеге авылларда тантаналы җыелышлар булып узды.

-Миңа хәзер 81 яшь. 70 нче елларда йөрәгем авыртып каты чирләп киттем. Район хастаханәсендә мине үлемнән алып калдылар. Медиклар ярдәме белән, Аллага шөкер, хәзер дә исән-сау яшим,- дип сөйләде Чиябаш авылында Зәйнәп апа Сибгатова. -Инде авылыбызда да халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен искиткеч шартлар тудырылды. Фельдшерыбыз Наилә Хәйруллинаның куллары шифалы, күңеле яхшы, рәхмәт аңа. Җитәкчеләребезгә, шулай авыл халкы турында кайгыртканнары өчен рәхмәт.

Әйе, кайвакыт кешенең гомере кыл өстендә кала. Әнә шунда үзвакытында тәҗел медицина ярдәме күрсәтелү бик мөһим. Менә шул җаваплы, мең мәшәкатьле вазыйфаны безнең авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре үти дә инде.

Соңгы елларда медицина өлкәсендә гаять зур үзгәрешләр, алга китеш күзәтелә. Яңа ФАПлар төзелә, искеләре яңартыла, үзәк хастаханәнең әле бер, әле икенче корпусына ремонт ясалды. Шундый һәр ремонттан соң аларга яңа медицина җиһазлары кайтарыла.

Менә Чиябаш авылында да ФАП бүген заманча ремонтланган, барлык шартлары тудырылган бинада пациентларын кабул итә. Элек Чиябаш медпункты авыл клубының бер бүлмәсенә урнашкан иде. Билгеле, анда халыкка хезмәт күрсәтү өчен уңайлыклары да чамалы булды. Һәм менә авыл балалар бакчасының бер өлеше берничә бүлмәдән торган ФАП итеп ремонтланды.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасына Татарстан Сәламәтлек саклау министырлыгының идарә җитәкчесе Фәнис Исхаков та килгән иде. Ул тантанага җыелган чиябашлыларның чирләмичә яшәүләрен, ә ФАПка бары профилактика өчен генә мөрәҗәгать итүләрен теләде.

Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин халык алдында ясаган чыгышында:

-Республикабызда 27 төрле программа эшли. Алар барысы да диярлек халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бездә бик күп юллар төзелде, социаль объектлар торгызыла, телефон элемтәсе яхшыртыла, урамнарыбыз яктыртыла. Республикабыз киләчәктә дә шундый үсештә һәм иминлектә яшәсен иде,-дип билгеләп үтте.

Чуаш Борнаендагы иске ФАП салкын, шыксыз бер бүлмәдән тора иде. Бүген исә авыл мәктәбенең бер башында кабул итү, процедура, балалар өчен бүлмәләрдән торган ФАП ремонтланып файдалануга тапшырылды. Авылда 37 ел халык сәламәтлеге сагында торган Зоя Еликовага борнайлылар бик рәхмәтле. Ул лаеклы ялга китте. Хәзер авыл халкына Рәсимә Гайнетдинова хезмәт күрсәтә. Аның тәҗрибәсе бар, халык ышанычын тиз аклар.


Райондагы 41 ФАПның 24 енә соңгы елларда капиталь ремонт ясалды, 8 е өр-яңа биналарга күчте. Киләсе елда Алпарда һәм Урта Әлкидә модульле ФАПлар төзеләчәк.

ФАП ачылу тантанасына җыелган халыкны район башлыгы яңалык белән дә сөендерде:

-Авыл мәктәбе ремонтланды, ФАП ачылды, полициянең терәк пункты файдалануга тапшырылды, юллар, күперләр салынды. Хәзер инде авылга яңа клуб төзисе генә калды. Анысын да киләсе еллар планына кертергә уйлыйбыз,-диде.

Билгеле, борнайлылар бу хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр.

Менә ишектәге ал тасма киселде, яңа ФАП бусагасын атлап эчкә уздык. Биредә һәр бүлмә күз явын алырлык эшләнгән, өр-яңа җиһазлар урнаштырылган. Шулай итеп, авылга тагын бер матур яңалык, үзгәреш килде. Соңгысы булмасын, диясе генә кала.

Яңа Салман авылындагы табиблык амбулаториясен бүген танымассың. Ул өр-яңадан ремонтланып кына калмаган, өстәмә янкорма да төзелгән. Хәзер биредә халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык уңайлыклар да бар. Бу мөмкинлекләрдән инде авыл халкы файдаланырга да өлгергән.

-Мин соңгы ике атнада үзебезнең хастаханәдә уколлар алып йөрдем,-дип сөйли Марат абый Хәйруллин. -Амбулаториябез хәзер оҗмах йорты кебек булган. Никадәр уңайлыклар тудырылган безгә. Мин хөкүмәтебезгә дә, районыбыз җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Соңгы елларда Базарлы Матак шәһәр кебек үзгәрде, чистарды, матурланды. Авылларыбыз хакында да бик кайгырта район җитәкчеләре.

Марат абый район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага үтенечен дә җиткерде:

-Амулаториядә укол, система кебек процедуралар алгач бераз хәл җыеп ятып торырга бер-ике ятак куеп булмасмы икән?-диде.

Светлана Викторовна:

-Андый зарурлык бар икән, пациентларга көндезен ятып тору өчен аерым бер палата булдырырбыз,-дип ышандырды.

Тантаналы ачудагы фотографияләрне безнең вконтакте группасында карый аласыз: vk.com/albums-64690122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев