Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында узган җыеннарда халык үзен борчыган һәм кызыксындырган бик күп мәсьәләләрне күтәрде

Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында узган җыеннарда халык үзен борчыган һәм кызыксындырган бик күп мәсьәләләрне күтәрде. Ике авылда да узган ел башкарылган эшләрне йомгаклап җирлек башлыгы Нәфисә Закирова чыгыш ясады. Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң зурлардан санала. Билгеле, көн саен бик күп кичектергесез эш-мәсьәләләр чыгып тора. Һәм күпләр мондый...

Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында узган җыеннарда халык үзен борчыган һәм кызыксындырган бик күп мәсьәләләрне күтәрде.
Ике авылда да узган ел башкарылган эшләрне йомгаклап җирлек башлыгы Нәфисә Закирова чыгыш ясады.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң зурлардан санала. Билгеле, көн саен бик күп кичектергесез эш-мәсьәләләр чыгып тора. Һәм күпләр мондый җыеннарны үзләрен борчыган проблемаларга ачыклык кертү өчен көтеп ала. Аннан әлеге җыелышларда район җитәкчеләре, учреждение-предприятиеләр вәкилләре катнашу да күп кенә сорауларны урында ук хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Авыл җирлеге территориясендә 5800 баш мөгезле эре терлеге булган комплекс эшли. Җирлектәге 39 кеше монда үзенә даими хезмәт урыны тапкан. "Көньяк Әлки" филиалы отрядларында да механизаторларга эш табылып тора.
Үзләрен һәм авылдашларын хезмәтле иткән фермерлар Әсхәт Билданов, Фәнис һәм Равил Бакировлар (Әхмәт), Әмир Гыйзетдинов (Чуаш Кичүе) мал асрау, иген үстерү белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәр Марат Гобәйдуллин урман хәзерләү, такта ярдыру белән мәшгуль. Ә Чуаш Кичүе урманчылыгында агач һәм пычкы материаллары хәзерләүдә байтак кеше хезмәт куя.
Авыл җирлегендә кибетләр шактый. Әле күптән түгел генә Чуаш Кичүендә тагын ике кибет ачылган. Эшмәкәрләр Фәнис Гыйматдинов һәм Ришад Нуруллин халык өчен көн дә кирәк булган товарлар, азык-төлек сата башлаганнар.
Саннар
Җирлектә 376 хуҗалык исәпләнә, 1184 кеше яши. Чуаш Кичүе авылында 228 хуҗалыкта 746 кеше көн күрә, Әхмәттә 124 хуҗалыкта 403 кеше, Сушкада 10 хуҗалыкта 16 кеше һәм Йолдыз поселыгында 14 хуҗалыкта 19 кеше гомер итә.
Җирлектә 294 пенсионер исәпләнә, төрле төркем инвалидлар - 179 кеше.
Мәктәпләрдә 125 бала белем ала, мәктәпкәчә яшьтәге 73 сабый бар.
Хезмәткә сәләтле 633 кеше исәпләнә. Шуларның 74 е "Кызыл Шәрык-Агро"да, 93 е - бюджет оешмаларында, 39 ы төрле учреждениеләрдә хезмәт куя. Узган е л биредә 12 бала дөньяга килгән, 24 кеше үлгән. 24 бала тәрбиягә алынган, 3 сабыйны уллыкка алганнар.
Биредә халык 553 баш мөгезле эре терлек тота, шуның 242 се савым сыерлары. Әсхәт Билданов үз хуҗалыгында 16 баш нәселле Канада сыерлары асрый башлаган. Әлеге маллар беренче бозаулаудан соң ук 15-16 литр сөт бирә. Былтыр халык 567 тонна сөт сатып 8 миллион сумнан артык акча эшләгән. Рәис һәм Рафаэль Бакировлар, Рамис Вәлиуллин, Рамис Галиуллин һәм Рәүф Низамов гаиләләре 10 тонна һәм аннан да күбрәк сөт тапшырганнар. Биредә сөт җыю белән күп еллардан бирле Иван Мирлачев, Илгизәр Шәмсиев, Ришат Нуруллин шөгыльләнәләр. Аларга хәзер Раиф Хәйретдинов та кушылган.
Авыл җирлеге башлыгы халыкны су белән тәэмин итү, урамнарга яктырткыч лампалар кую, юлларны кардан чистарту кебек эшләрнең барышы белән дә таныштырды. Мәктәп, сәламәтлек саклау, мәдәният тармагында хезмәт куючылар да үз эшләре буенча хисап тотты.
Менә халык күтәргән кайбер сораулар.
Мәүлет Хуҗин. Әхмәттә 4-5 багананың берсендә генә лампалар яна. Мин бүтәннәр каршындагы яктырткычлар өчен түләргә тиешме?
Нәфисә Закирова. Әхмәт авылында алдагы елларда куелган сыйфатсыз лампаларны алыштырып чыктык. Быелдан һәр икенче баганага яктырткычлар куя башлыйбыз.
Каюм Шәмсиев. Әхмәттә Чирмешән елгасы буенда тиреслек җәелеп ята. Трактор белән вакыт-вакыт өйдерәсе иде аны. Гомумән, чүп-чар өчен башка урын кирәк.
Нәфисә Закирова. Без чүп-чарны өйдереп китәбез генә, артыбыздан ук чүпне теләсә кая бушатып китә башлыйсыз. Зинһар, оча торган чүпләрне йортыгызда аерым бер урында яндырыгыз әле. Ә тиреслек урынына килгәндә, без аны бергәләп сайлыйк.
Әлфия Саттарова. Мәрхүм әтиебезнең пай җирләре дивидендларын бирми башладылар. Сәбәбе нәрсәдә икән?
Рафик Зәйдуллин ("Әхмәт" отряды җитәкчесе). Берничә кеше дивидендлар исемлегеннән төшеп калган иде. Без өстәмә исемлек ясап җибәрдек. Мәсьәлә хәл ителер.
Мөдәррис Әһлиев (Чуаш Кичүе). Авыл уртасыннан хастаханәгә кадәр юл бик начар хәлдә. Моны һәр авыл җыенында күтәрәбез. Юлны рәтләү күздә тотылмыймы?
Александр Никошин (район башкарма комитеты җитәкчесе). Чуаш Ктчүе амбулаториясенә чаклы юлны 2015 елда ремонтлауны планга керттек.
Халыктан. Чуаш Кичүендә элек янгын сүндерү машинасы бар иде. Хәзер ут-күз чыга калса район үзәгеннән чаклы янгын сүндерүчеләрне көтәбез.
Александр Никошин. 5-6 ел элек район үзәгеннән тыш бер авылда да янгын сүндерү машиналары юк иде. Хәзер сигез авылда андый машиналар булдырдык. Сезнең кустта Борискино һәм Түбән Әлки авылларында янгын сүндерү машиналары бар. Бик кирәк дип санасагыз, җылытыла торган гараж табылса, монда да бер машина кайтартуны уйларбыз.
Фәния Зәйдуллина (Чуаш Кичүе мәктәбе директоры). Мәктәбебезгә былтыр капиталь ремонт ясалды. Хәзер эче-тышы ялт иткән. Районда иң матур мәктәп булды. Яңа җиһазлар да кайтарып булмас микән?
Александр Никошин. Яңа җиһазлар буенча мәгариф идарәсе белән берлектә профильле министрлыкка мөрәҗәгать итеп карарбыз. Әлегә ышандыру авыр, бәлки хәл дә ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев