Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды

Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды. 1 сентябрь - Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә ун ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар. Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын...

Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды.

1 сентябрь - Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә ун ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар. Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын дисәк, безгә уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрдә бигрәк тә. Террорга каршы район комиссиясе утырышында сүз башлыча әнә шул хакта барды.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бәйрәм көннәрендә күрелә торган өстәмә саклану чаралары хакында мәгълүмат белән чыкты. Бу чорда барлык мәктәпләрдә кизү тору оештырыла, ә база мәктәпләрендә полиция хезмәткәрләре дә дежурлык итәчәк. Уку йортларында шулай ук өстәмә видеокүзәтү приборлары урнаштырыла.

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге хакында район янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радис Инсапов сөйләде. Аның белдерүенчә, нигездә барлык мәктәпләр дә балаларны кабул итәргә әзер. Ачыкланган вак-төяк җитешсезлекләр төзәтелә. Әйтик, телефон линияләренең төзексезлеге аркасында берничә мәктәптә ашыгыч хәбәр бирү системасы эшләмәгән. Соңгы көннәрдә ул уңай якка хәл ителгән.

Утырышта шулай ук районның баш табибы Светлана Одушкина, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, берничә мәктәп директоры чыгыш ясадылар. "Экстремизмга - юк" айлыгын үткәрүгә әзерлек чаралары да каралды.

Утырыш эше белән террорга каршы район комиссиясе җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Ул җаваплы службаларның алда торган бәйрәмнәрне имин үткәрү буенча барлык чараларны күрүен таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев