Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юхмачы яңа клублы булды

Бүген, 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты. Мәдәният йортын, китапханәне, авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне...

Бүген, 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты.

Мәдәният йортын, китапханәне, авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелган иде.

-Бүген Юхмачы халкы өчен озак еллар көтелгән сөенечле вакыйга - яңа мәдәният йорты ачыла. Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада авылның мәдәният тормышы тагын да җанланыр, яңарыш алыр,-диде Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тантанада ясаган чыгышында.

Юхмачылыларны бу шатлыклы вакыйга белән республика Премьер-министры Илдар Халиков та котлады.

-Көз ул зур хезмәт куеп үстерелгән игеннәрне урып-җыю чоры гына түгел, яңа төзелгән торак һәм социаль-мәдәни объектларны файдалануга тапшыру вакыты да. Бүген ишекләрен ачып керәсе күп функцияле үзәк сезгә озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, чын-чынлап авылыгызның мәдәни үзәгенә әверелсен,-диде ул.

Яңа бинаны төзү эшләрен башкарган "Строитель и К" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Хәсәновага символик ачкычны тапшырды. Халыкның шат авазлары астында ишектәге ал тасма киселде. Кунаклар һәм юхмачылылар яңа бинага узды. Хәерле сәгатьтә!

Аннан соң Илдар Халиков Базарлы Матакта район активы белән очрашты.

Әлеге очрашуны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде һәм соңгы ун елда Әлки районының социаль-икътисадый үсешенә бәя бирде, республика программалары ярдәмендә халыкның тормыш дәрәҗәсенең ни рәвешле күтәрелүе, төрле проблемаларның ничек хәл ителүе турында сөйләде.
Аннары ул очрашуда катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга сүз бирде.
-Без бүген кошлар очкан биеклектән - вертолет тәрәзәсеннән районны карап үттек, чын күңелдән чиксез киңлекләргә, әйбәтләп каралган кырларга сокландык. Биредә без күргәннәрнең барысы да - әлкилеләрнең эш сөючәнлеге, тырышлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе бит. Алдагы сайлаулар да районда оешкан төстә, матур үтәр дип ышанам,-диде депутат.
Ә республиканың Премьер-министры үзенең чыгышын хуҗалар адресына мактау сүзләре белән башлады:
-Әлки районына килү һәрвакыт уңай, күңелгә рәхәт. Биредә ачык йөзле, эш сөючән һәм үзләренә нык ышанган кешеләр яши,-диде ул һәм игенчеләребезне республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар уңышын җыеп алулары белән котлады.
-Миңа әлкилеләрнең тормышка мөнәсәбәтләре бик ошый. Моны әле генә Юхмачы авылында клуб ачу тантанасында да күрдем, сиздем. Шушындый күтәренке кәеф, тормышка уңай мөнәсәбәт һәрвакыт саклансын иде. Булганны бәяли белергә дә кирәк безгә, -диде ул һәм Украинадагы хәлләргә тукталып үтте. Аннары залдагыларга мөрәҗәгать итеп, болай дип өстәде:
-Якташыгыз Айрат Нәҗип улы һәрвакыт авылны саклау, халкыбызның теленә, мәдәниятына сакчыл караш кирәклеге турында кайгырта. Республика җитәкчелегенең эш-гамәлләре дә шуңа юнәлтелгән. Торак, мәдәни һәм социаль-көнкүреш объектларын төзү, авыл хуҗалыгына ярдәм итү программалары да авылларны саклауга, үстерүгә хезмәт итә. Әмма нык, көчле икътисадсыз моны эшләп булмас иде. Бүген Татарстаныбыз күп кенә күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгы. Һәм 14 сентябрьдә сезнең сайлауларда ничек катнашуыгыз, нинди карарга килүегез республикабызның да, авылларыбызның да алга таба үсешенә гарантия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев