Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр “Бердәм Россия”не яклап тавыш бирде

14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау районыбызда зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы белән үтте. Әлкилеләрнең 99,62 проценты тавыш бирүдә катнашты. "Бердәм Россия" партиясе өчен барлык сайлаучыларның 98,73 проценты тавыш бирде. "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка исә әлкилеләрнең 99,66 проценты өстенлек бирде. Калган партияләр...

14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлау районыбызда зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы белән үтте. Әлкилеләрнең 99,62 проценты тавыш бирүдә катнашты. "Бердәм Россия" партиясе өчен барлык сайлаучыларның 98,73 проценты тавыш бирде. "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка исә әлкилеләрнең 99,66 проценты өстенлек бирде. Калган партияләр һәм кандидатлар 1 проценттан да кимрәк тавыш җыйды.

Якшәмбе иртәсендә сәгать җидедә районыбыздагы барлык 49 сайлау участогы да ишекләрен ачты. Авылда халык иртә тора бит. Сайлауга да авыл кешеләре иртәнге сәгатьләрдә йөрергә гадәтләнгән. Бу юлы да шулай булды. Иртәдән сайлау участокларында зур җанлылык хөкем сөрде. Халык сайлауга бөтен гаиләләре, балалары белән килде. Кешеләрнең күңелләре күтәренке иде. "Тормышыбыз тагын да яхшырсын өчен, тынычлык, балаларыбызның матур киләчәге өчен тавыш бирәм",-диде сайлаучыларның күбесе бюллетеньнәрен урнага салганда.

Сәгать 9 га барлык сайлаучыларның 25,89 проценты тавыш биргән иде инде. Ә 11 гә район халкының 62,93 проценты сайлап өлгерде. Көндезге 3 кә бу күрсәткеч 84,1 процентка җитте.

Инде менә тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. "Бердәм Россия" партиясе һәм бу партия тәкъдим иткән кандидатлар бөтен Татарстан буенча, шул исәптән безнең районда да ышанычлы җиңү яулады.

Сайлауда халыкның югары активлык күрсәтүе һәм зур күпчелекнең "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүе - ул татарстанлыларның республика Президенты, сайлауда "Бердәм Россия" исемлеге лидеры Рөстәм Миңнехановка, аның бердәм һәм профессиональ командасына олы ышанычы һәм хөрмәте нәтиҗәсе дә. Райондашларыбыз белән сөйләшкәндә күпләр Рөстәм Миңнехановны ил башлыгы буларак та, шәхес буларак та бик югары бәяләүләрен, аңа ышануларын, ул алып бара торган сәясәтне хуплауларын ачыктан-ачык әйтәләр. Татарстанның бүген илебездә әйдәп баручы, лидер төбәккә әверелүендә хәзерге Президентыбызның өлеше бик зур, диләр.

Сайлаучыларның республика парламентында "Бердәм Россия" партиясе вәкилләрен күрергә теләве бу партиянең үзенең эш-гамәлләре белән халык алдында абруй казанып өлгерүен тагын бер кат раслый. Соңгы елларда "Бердәм Россия" бит халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча бик зур эш алып бара. Шуны әйтү дә җитә: республикада бүген кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән 27 социаль программа эшли. Ерак барасы түгел, соңгы берничә елда әлеге программалар нигезендә районыбызда күпме яңа объектлар төзелде! Дистәгә якын авылда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты, бик күпләре капиталь ремонтланды. Заманча яңа мәдәният йортлары, күп функцияле үзәкләр салына, мәктәпләр ремонтлана, балалар бакчалары корыла. Авыл халкының торак шартларын яхшырту программалары буенча йөзләгән әлкилеләр менә дигән яңа йорт-җирле булдылар. Быел район авылларында төзелгән спорт мәйданчыклары шәһәрнекеләрдән бер дә кайтыш түгел, аларда ясалма чирәмгә кадәр бар.

Сайлау алды кампаниясе чорында "Бердәм Россия" партиясе авылларда халык җыеннары үткәрде. Анда кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре, теләкләре тыңланды, исәпкә алынды. Бездә авылларны төзекләндерү, юллар салу, район үзәгендә парклар булдыру, бассейн төзү кебек теләкләр әйтелде. "Бердәм Россия"леләр әлеге тәкъдимнәрне үз программаларына кертергә һәм якын киләчәктә аларны тормышка ашыра башларга ышандырдылар.

Тиздән үзенең эшчәнлеген башлаячак бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының төп нигезен "Бердәм Россия"леләр тәшкил итәчәк. Аларның сайлау алдыннан халыкка биргән вәгъдәләрен үтисенә, тормышыбыздагы проблемаларны уңай хәл итү өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшлисенә өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев