Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армия хезмәте – гомерлек сабак

Көзге чакырылыш дәвамында Россия Кораллы көчләренә хезмәткә 35 егетебезне озатачакбыз. Беренче төркем 11 ноябрьдә юлга кузгалыр, соңгысы 17 декабрьдә китәр дип көтелә. Егетләргә хәер-фатиха биреп, армия хезмәтен үткән әтиләре һәм абыйларының киңәшен җиткерү өчен, туган ягыбыз җылысын күңелләрендә сакласыннар дип районда Призывник көне үткәрелде узган атнада. Әлеге чарага җитдилек, тантаналылык...

Көзге чакырылыш дәвамында Россия Кораллы көчләренә хезмәткә 35 егетебезне озатачакбыз. Беренче төркем 11 ноябрьдә юлга кузгалыр, соңгысы 17 декабрьдә китәр дип көтелә. Егетләргә хәер-фатиха биреп, армия хезмәтен үткән әтиләре һәм абыйларының киңәшен җиткерү өчен, туган ягыбыз җылысын күңелләрендә сакласыннар дип районда Призывник көне үткәрелде узган атнада.

Әлеге чарага җитдилек, тантаналылык өстәп, сәхнәгә Россия һәм Татарстан дәүләт байракларын алып чыктылар. Ә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова призывникларны район җитәкчелеге исеменнән тәбрик итте.

-Туган илебезне саклау - һәр ир-егетнең бурычы ул. Бүген дөньяда тынычлык юк, шуңа да егетләребез хәрби күнекмәләргә ия булырга тиеш. Билгеле, әти-әниләр улыбыз ничек хезмәт итәр икән дип борчылалардыр. Әмма аңа дөрес тәрбия биргәнсез, эшчән, тыңлаучан итеп үстергәнсез икән, аннан әйбәт солдат чыгар,-диде ул, залдагы егетләргә, аларның әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Ә район хәрби клмиссары Виктор Лаврентьев башта Россия Президентының көзге чакырылыш игълан итү хакындагы Указын укып үтте. Аннары районда чакырылыш белән бәйле чараларның тиешенчә үткәрелүе турында әйтте, әниләрне тынычландырырга теләп, илебез бүгенге көндә бернинди дә кайнар нокталар булмавын, террорчылыкка каршы операцияләр дә үткәрелмәвен ассызыклап үтте.

-Сезне башта 6 айлык өйрәнү курсларына җибәрәчәкләр әле, аннары гына хезмәт итәчәк частьләрегезгә китәсез. Алдагы шул бер ел тормышыгызда иң мөһим чор булачак. Сез армиядән үз-үзен контрольдә тота, командирына буйсына һәм кирәк чакта үзенә буйсындыра белә торган чын ир-ат булып кайтачаксыз. Ир-ат дуслыгының ни икәнен аңларсыз. Илебезнең чынлап та иксез-чиксез икәнен күрерсез,-дип булачак солдатларның күңелләрен күтәрде хәрби комиссар.

Яз көне хезмәтен тутырып кайткан Илнур Гатинның да киңәшләре бар икән егетләргә.

-Армия хезмәте - гомерлек сабак. әйе, башта солдат күңелен сагыну хисе өтәли. Әмма тиз арада яңа дуслар табып, яңа шартларга ияләшәсең, барысы да җайлана. Армиядә бит хәзер шартлар да әйбәт: җылы, уңайлы кием, җитәрлек һәм тәмле ризык, өй белән даими телефон элемтәсе. Тынычлап хезмәт итәргә, нәрсәгә өйрәтәләр, шуны яхшы итеп үзләштерергә генә кала,-диде ул.

Әти-әниләр исеменнән Елена Васяйчева һәм Сәет Хисмәтов чыгыш ясап, улларына киңәшләрен җиткерделәр, алар белән горурлануларын әйттеләр. Призывниклар да дәшми калмады.

-Әтиләребез һәм бабаларыбыз батырлыгына лаек булырбыз, үз бурычыбызны тиешенчә үтәрбез,-дип ышандыра Рәфис Галиев.

Призывник көнен район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар иҗаты йортына йөрүче укучылар концерты җанландырды.


Әниләрдән хәер-фатиха

Зөлфәрия Гатина, Карга авылы:

-Улым Гамил яздан ук армиягә атлыга. Шөкер, физик яктан нык ул безнең, эштән дә курыкмый. Әтисе тәрбиясе, улыбызны кечкенәдән әзерләде армия хезмәтенә. Билгеле, борчылабыз да, исән-сау хезмәт итсен, дип телибез. Дөньясы тыныч була күрсен. Улыбызга ышанабыз, тиешенчә хезмәт итә алачак ул.

Равилә Казанкова, Хузангай авылы:

-Безнең Радмир "Хузангай" кооперативында юрист булып эшли, 20 яшендә, Лаеш техникумын тәмамлады. Десант я махсус юнәлешле гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыялы. Без аны өзелеп көтеп торачакбыз.

Елена Маслов, Базарлы Матак авылы:

-Әни буларак, кайгырам, билгеле, улым Кирилл бердәнберем бит. Әле унсигезе генә тулды. Өзми-куймый армиягә китәм, ди. Бүген җибәрсәләр, хәзер үк китәр иде. Юллары уң булсын егетләребезнең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев