Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район газетасы сайтында теплицалар “ярыша”

"Әлки хәбәрләре" сайтында үткәрелгән чираттагы конкурс тәмам. Ул әлкилеләрнең зур активлыгы белән узды һәм бик кызыклы булды. Бердән, райондашлар арасында буш вакытларын файдалы итеп үткәрүчеләр күп булса, икенчедән, алар әллә нинди һөнәрләргә ия икән бит! Нәрсә генә ясап калмыйлар әлкилеләр! Традицион кул эшләре - инә һәм ыргак белән кием-салым бәйләү,...

"Әлки хәбәрләре" сайтында үткәрелгән чираттагы конкурс тәмам.

Ул әлкилеләрнең зур активлыгы белән узды һәм бик кызыклы булды. Бердән, райондашлар арасында буш вакытларын файдалы итеп үткәрүчеләр күп булса, икенчедән, алар әллә нинди һөнәрләргә ия икән бит! Нәрсә генә ясап калмыйлар әлкилеләр! Традицион кул эшләре - инә һәм ыргак белән кием-салым бәйләү, чигүдән тыш, бүгенге остакуллар сәйләннәрдән чәчәк бәйләмнәре үрәләр табигый я ясалма материаллар кулланып кечкенә агачлар - топиарийлар ясыйлар, кәгазь бөтереп, квилинг техникасында яисә күн, йон, киездән төрле рәсем-картиналар иҗат итәләр. Һәр эштә зур тырышлык, түземлелек һәм осталык. Күренеп тора, алтын куллар ясаган һәр нәрсәгә күңел җылысы да салынган.

Мөгаен, шуңадыр, alki-rt.ru сайтына кереп, райондашлар эшләренә бәя бирүчеләр дә күп булды. Алай гына түгел, үзләренә охшаган эшләрне комментарийларда мактаучылар, осталарга җылы сүзләр, теләкләр язучылар да табылды. "Искиткеч! Класс! Булдыргансыз! Сезгә беренче урын бирәм!"-дип үз бәяләрен куйдылар сайт кунаклары. Конкурсантлар өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт.

Билгеле, интернетта конкурс үткәрүнең үзенчәлеге дә бар - нәтиҗә бирелгән тавышлар буенча чыгарыла. Бу җәһәттән төрле фикерләр әйтелсә дә, без сайтка керүчеләргә ышанабыз, җиңүчеләрне ачыклаганда бары шушы саннарга таянабыз. Бәлки, кемдер мондый технологияне камил санамас, алай да булырга мөмкин. Әйтик, квилинг техникасында гаҗәеп картиналар, фоторәсемнәр өчен рамкалар, хәтта шкатулка да ясаган Татьяна Лазерова иң күп тавыш җыючылар арасында юк. Күн кисәкләреннән, йонны буяп искиткеч натюрморт һәм пейзажлар ясый белүче Гөлфия Билалованың эшләре чын осталарча, ә сайтта бәя түбәнрәк. Җитен сүстән ишкән җепне алдан сайлаган җирлеккә ябыштыра барып ясалган сокландыргыч композицияләре белән Радия Шәйхетдинова барыбызны да таң калдырды, әмма ул да җиңүчеләр арасына үтә алмады.

Яңа Салманнан тугызынчы сыйныф укучысы Илүзә Сафина үз куллары белән курчаклар ясый, алар өчен матур киемнәр тегә. Борис Лычников (…) иске машина тәгәрмәчләре резинасыннан кошлар сыннары кисә, ә улы Данил агачтан сыннар коя… Алар да рейтингның беренче рәтләрендә түгел.

Мондый очракта инде редакция үз хокукларын файдаланырга - сирәк очрый торган эшләр осталары хакында газетада язып чыгачакбыз.

Инде сайтта тавыш бирүчеләр сайлап алган җиңүчеләрне атыйк. Төрле төстәге җем-җем сәйләннәрдән тылсымлы чәчәкләр үргән, гадәти булмаган топиарийлар ясаган Надежда Мавзютова өчен 23769 тавыш бирелде. Ул беренче урында. Шулай ук сәйлән чәчәкләр, тимерчыбыкка яфраклар кушып үреп агачлар чигеп төрле сюжетлы рәсемнәр иҗат иткән Алия Хисмәтова, 23501 тавыш җыеп, II урында. Бәйләү остасы Анна Золотникова сайтка "үлән" дип атала торган җепләрдән кечкенә балаларга бәйләгән кофта, комбинезон, олылар киемнәре рәсемнәрен куйган. Бу әйберләрдә Аннаның тырышлыгы, күңел җылысы ярылып ята. Аның өчен 22492 тавыш бирелгән.

Ыргак белән бәйләнгән һәм чынга охшап торган миләүшәләр, лилияләр, ирис һәм розалар авторы Миләүшә Хәйруллина өчен дә 22243 кеше тавыш биргән. Бу оста кызларны киләсе атнада редакциядә көтәбез, чөнки алар өчен кечкенә генә бүләкләр әзерләдек.

Инде чираттагы конкурсыбызны игълан итәбез. Быелгы апрель-май бакчачыларга бик күп өстәмә мәшәкать-борчу алып килде. Бигрәк тә яшелчә үстерүчеләрне салкын көннәр, кыраулы төннәр борчуга салды. Ә менә теплицалары булганнар һава торышының кырыс шаяруларын бар дип тә белми. Поликорбанаттан я пыяладан ясалган корылмаларда Сахара оазислары: кыяр чәчәк ата, редис өлгерә, укроп-салат ишесе ымсындырып тора. Помидор "җимешләре" дә күренгәли… Кыскасы, alki-rt.ru сайтында теплицаларыбыз белән мактанышабыз. Сездән фоторәсемнәр, комментарийлар һәм "лайк" көтәбез, укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев