Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район коррупциягә каршы тору комиссиясендә рәсми хатлар белән эшләү тәртибе турында сөйләштеләр

Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин. Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында шул турыда прокурор Руслан Гыйзәтов әйтеп узды. Утырышны комиссиянең рәисе район...

Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин.

Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында шул турыда прокурор Руслан Гыйзәтов әйтеп узды. Утырышны комиссиянең рәисе район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Район советының юридик бүлеге җитәкчесе Рузия Сәлахова хокук саклау һәм контроль-күзәтү органнарына кергән актларны исәпкә алу, анализлау, аларда чагылыш тапкан проблемаларны хәл итүнең торышы белән таныштырды. Тикшерү агымдагы елның биш ае нәтиҗәләренә кагыла. Һәм бу эштә кайбер җитешсезлекләр ачыкланган. Әйтик, кергән актларның хәл ителеше турындагы мәгълүматлар районның рәсми сайтында урын алырга тиеш. Тикшерү барышында шушы таләпнең соңга калып үтәлүе ачыкланган.

Район хакимияте башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Олеся Локтева быелның биш аенда башкарылган эшләренә хисап тотты. Ул муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль район советы депутатларының, аларның тормыш иптәшләренең, балаларының 2016 нчы елдагы керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларны үзвакытында тапшыруларын билгеләп үтте. Теләгән һәркем әлеге мәгълүматларны район сайтының "Коррупциягә каршы тору" ("Противодействие коррупции") бүлегеннән эзләп таба ала. Утырышта муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның әлеге декларацияләрне тапшыруларына кагылышлы кайбер мәсьәләләргә район советының кадрлар бүлеге җитәкчесе Чулпан Гатауллина ачыклык кертте:

-Муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның, аларның тормыш иптәшләренең, яшьүсмер балаларының еллык керемнәре һәм чыгымнары турында вакытында декларация тапшырмаулары яисә белеп яки белмичә тулы мәгълүмат бирмәүләре хокук бозу булып санала. Мондый очракта алар муниципаль хезмәтләр башкарудан азат ителергә мөмкин,-дип ассызыклады ул. -Мәгълүматларны узган елның башыннан ахырына кадәрге чор өчен быелның 30 апреленә чаклы биреп бетерергә кирәк иде. Аннары бер ай дәвамында әлеге мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Документларны куелган таләпләргә туры китереп тутыру һәм тапшыруда ярдәм итәчәк хезмәткәрләр белән уку-семинар үткәрелде. Муниципаль хезмәткәрләр, авыл җирлекләре башлыклары керем һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларны электрон документ әйләнеше буенча ансат кына тапшыра башладылар.

Чулпан Гатауллина киләсе елларга киңәш рәвешендә мәгълүматларны соңгы көнгә калдырмыйча алданрак тапшырырга кирәклеген искәртте.

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен төрле товарлар (хезмәтләр) алганда коррупцион элементларга урын калдырмыйча эшләү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина чыгыш ясады. Ул тендерларда катнашучыларга берүк төрле мөмкинлекләр тудыру, барлык эшләрне дә ачык башкару зарурлыгы турында сөйләде.

Утырышта шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады, "Әлки хәбәрләре" газетасының коррупцияне кисәтү юнәлешендә биш айлык нәтиҗәләре анализланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев