Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Александр Никошин балаларны бәйрәмнәре белән котлады

Җәйнең беренче көне кечкенә халык - балалар өчен икеләтә бәйрәм

- аларны Халыкара яклау көне дә, каникуллар да башланып китә бит. Шул уңайдан район мәдәният йортында тулы бер тантана оештырылды - физик мөмкинлекләре чикләнгән малайлар-кызларны кунакка чакырдылар.

Аларны башта район башлыгы Алексендр Никошин үзе котлап, сау-сәламәт булып үсүләрен, әйбәт укуларын теләде.

-Сезне алда матур киләчәк көтә, балалар. Бәхетле булыгыз, әти-әниләрегезне тыңлагыз. Сезнең белән горурланып була, чөнки үзегезгә төшкән сынауларны җиңеп яшисез бит,-диде ул. Район башлыгы актив тимурчыларны сәхнәгә чакырып бүләкләде.

Бик мәгънәле сүзләрне район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевтан һәм район благочинные Андрей Зиньковтан ишеттек. Алар баланың ата-анага Ходай бүләге икәнлеген, сабыйның күңеленә игелеклелек орлыклары салып, мәрхәмәтле кеше итеп үстерергә кирәклекне әйттеләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева рәсем конкурсында җиңгән кызларны-малайларны бүләкләр белән сөендерде.

Бу көн Базарлы Матактан Ләйсән һәм Рөстәм Бадыйгиннар, Динә һәм Руслан Гатиннар өчен дә истәлекле булыр, чөнки Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов һәм ЗАГС бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина кулларыннан ана (гаилә) капиталы турында сертификат алдылар алар.

Балаларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова болай дип котлады:

-Сез барыгыз да булдыклы, сәләтле, төрле бәйгеләрдә, "Йолдызлык" фестивалендә җиңүләр яулыйсыз, тырышып белем туплыйсыз. Һәрчак шат күңелле булыгыз! Әти-әниләрегез сезнең бәхет белән яшәсен иде.

Билгеле, бәйрәм булгач балалар концерт та карадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, "мәкерле" сорауларга һич буталмый җавап таптылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре нәни тамашачыларның күңелен күтәрергә тырышып, сәхнәгә әкият геройларын чакырдылар. Ә фойеда Иске Маәак мәктәбе аларны тәмле күмәчләр, татлы компот белән сыйлады.

Һәр елдагыча, Халыкара балаларны яклау көнен үткәрүгә Хәйруллиннарның Хәйрия фонды да үз өлешен керткән икән. Фонд 92 балага конфет-шоколодлы һәм буяу альбомлы пакетлар әзерләгән. Бүләкләр кечкенәләрне аеруча сөендерде. Аларны балаларга социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өләште.

(Бәйрәм фотолары безнең alki-rt.ru сайтында.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев