Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Базарлы Матак һөнәр училищесы быел 38 белгеч әзерләп чыгарды. ФОТО

Акыл һәм кул хезмәте белән тудырылган матди дөнья кеше тормышы һәм эшчәнлегенең нигезе ул.

Юкка гына һәр халык, һәр җәмгыять һөнәрчелекне югары бәяләмәгән дә, кулы эш белгәннәрне -хезмәт батыры" дип матамаган шул.

Җәмгыять тарихының кайбер чорларында мондый караш теге я бу якка авышып алгаласа да, тора-бара бөтенесе үз урынына кайта үзе. Берара безнең илдә гади эшче (хәер, техниканың һәм технологияләрнең бүгенге үсеш дәрәҗәсе гади дигән билгеләмәне хаксызга чыгара) һөнәрләрнең абруе бөтенләй дә төшеп беткән иде. Нәтиҗә күз алдында: табыннарда күәрәк чит илдән кертелгән ризык, кигән киемнәр дә үзебез теккән түгел… Ул илләрнең берәрсе белән "үпкәләшсәк", читтән товар керми башласа, эшләр харап!

Бәхеткә, соңгы вакытта җәмгыять акылына килә бугай: дәүләт югарылыгында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү турында кайгырта башладылар. Моның бер чагылышы - 75 илне берләштергән Worlaskills халыкара хәрәкәтенә кушылу. Бу хәрәкәтнең максаты - эшче һөнәрләр престижын, осталык күнекмәләрен үстерү. Хәрәкәт стандартлары буенча ике елга бер тапкыр дөнья чемпионатлары уздырыла. Россия 2019 елда шундый чемпионатны үзендә үткәрү хокукын яулады. Төрле илләрдән җыелган оста кулларның үз башкалабыз Казанда үтүе исә республика өчен дәрәҗә дә, югары таләпләр дә.

Республика булачак чемпионатка бик тырышып әзерләнә. Ярышлар үткәреләчәк мәйданчыклар төзү белән беррәттән ярышларда Татарстан данын якларлык яшь эшчеләр дә әзерләп өлгерергә кирәк бит. 1-3 февраль көннәрендә Казанда Worlaskills стандартлары буенча "Яшь профессионаллар" ярышлары уздыру әнә шул әзерлекнең бер өлеше. Анда безнең районнан 120 үсмер барды. Дөрес, алар ярышларда катнашмаган, оештыручылар безнең районга андый тәкъдим дә ясамаган. Шулай да малайлар-кызлар башка район-шәһәрләрдән килгән яшьтәшләренең үз куллары белән файдалы һәм кирәкле эшләр эшләүләрен күреп кайтканнар. Безнекеләр күңелендә дә шундый теләк барлыкка килгәндер, кызыксыну тугандыр, дип ышанасы килә.

Иң кирәкле белгечләр

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында әле генә чыгарылыш тантанасы булып үтте. Пешекче-кондитер һәм тракторчы-машинист һөнәрләрен үзләштергән егет-кызларга диплом тапшырдылар биредә. Филиалның 301 нче төркемендә укып, 11 кыз һәм егет җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләрлек белгечлек алганнар. Ә 303 нче төркем курсантлары безнең район өчен бигрәк тә кирәкле тракторчы таныклыгына ия булганнар.

Училищеның озын коридорын тутырып тезелеп баскан яшьләрне шатлыклы вакыйга белән бик күпләр котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова:

-Биредә алган һөнәр хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Эшегездән ямь табарга өйрәнегез, сезнең белән әти-әниләрегез генә түгел, туган ягыбыз, якташлар горурланырлык булсын иде. Татарстанның, районның алдагы елларга үсеш стратегиясе кабул ителде. Аны тормышка ашыру сезгә йөкләнә бит, төбәгебезне алга таба сезнең буын үстерәчәк,-дип яшьләргә фатиха бирде. Алексеевск көллияте директоры Александр Солдатов, филиал җитәкчесе Замир Зарипов шулай ук үз теләкләрен җиткерделәр.

күбрәк фотолар

-Мин сезгә үзебездә калырга, туган җиребездә эшләргә киңәш бирәм. Кызганыч, кайчандыр 100 меңнән артык кеше яшәгән төбәгебездә халык саны кими бара. Ә бит Әлки районын үстерергә кирәк, моны читтән килеп эшләүче булмас. Сез хуҗалыкларга бик кирәк,-диде Замир Зарипов. Аның сүзен район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Рафик Галләмов та куәтләде:

-Училище коллективына шундый белгечләр әзерләгән өчен рәхмәт, сезне районыбызның иркен кырларында көтәбез. Заманча техника, көчле һәм уңайлы тракторлар, комбайннар көтә сезне. Ә инде эшләп арыгач, биредә бергә укыган кызлар тәмле ашлар белән сыйласын иде үзегезне,-диде ул.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филалы баш инженеры Исмәгыйль Габделбәров та яшь механизаторларны эшкә чакырды.

Чыгарылыш тантанасында җыр-биюләр дә, рәхмәт сүзләре дә күп булды. Төркем җитәкчеләре Лилия Вагыйзова, Әсхәт Гайфуллин укучыларына уңышлар теләделәр. Аннары яшьләргә дипломнар, иң активларга мактау кәгазьләре тапшырдылар.

Шулай итеп, Базарлы Матак училищесы быел да район өчен кирәкле белгечләр әзерләп чыгарды. Яшьләр алдында юллар күп һәм төрле, билгеле. Аларны читкә җибәрмисе, туган ягыбязда калдырып, эшле дә, ашлы да итәсе иде. Моның өчен һәр егет һәм кызга игътибар кирәк, юнәлеш бирүче кирәк. Һәм кем белә, бәлки берничә елда тәҗрибә туплап алар районда гына түгел, республикада да осталыклары, югары күрсәткечләре белән танылырлар? Ә бәлки әле эшче һөнәрләр ярышларында да җиңүләр яуларлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев