Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Елена Игнатьева рус теленнән имтиханда 100 бал җыйган

Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының саубуллашу кичәләре гөрләп үткәнгә дә

шактый вакыт үтте инде. Быел 72 егет һәм кыз, унбер ел буе алган белемнәренең сыйфатын күрсәтеп, бердәм дәүләт имтиһаннары тапшырды. укучыларыбыз нинди нәтиҗәләр күрсәтте соң?

Мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева әйтүенчә, алар, ягъни нәтиҗәләр, алдан көтелгәннән әллә ни аерылмый.

- Укучыларыбыз унике фәнни имтихан тотты. Аларның икесе - рус теле һәм математика - һәркем өчен мәҗбүри. Шуның өстенә 25 укучы җәмгыять белемен, 13 е физиканы, 19 укучы биологияне сайлады. Бу саннар яшьләрнең алга таба нинди юнәлештә белем алырга җыенуларын күрсәтә, - ди ул.

Җитәкче әйтүенчә, имтиханнарга әзерләнү уку елының беренче көннәреннән үк диярлек башланган. Укучылар һәм укытучыларның тырышлыгы бушка китмәгән- җиде фәннән имтиханнар нәтиҗәләре алдагы ел күрсәткечләреннән югарырак. Әйтик, рус әдәбияты һәм җәмгыять белеменнән 2016 елда укучыларыбыз уртача 51,5 һәм 53,83 балл җыйган булсалар, быелгы күрсәткечләре 65,48 һәм 62,25 кә тигез, ягъни 11 баллга яхшырган. Шулай ук рус теле, математика, информатика, химия фәннәре сынауларын да быел уңышлырак узганнар егет-кызларыбыз.

- Тик менә биология нәтиҗәләре бераз аптырашта калдырды, - дип борчуын яшерми Сурия Шәһит кызы. - Әзерлек тә әйбәт иде кебек, әмма нәтиҗәләр алдагы елныкыннан уртача 3 баллга азрак. Моны имтиханнарга кагылышлары булган белгечләр биремнәрнең аеруча катлаулы, хәтта аңлашылып бетми торган булулары белән аңлатканнар.

Чыгарылыш укучылары арасында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр дә бар. Унбер ел буе тырышып укыган, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда катнашкан һәм җиңүләр яулаган яшьләребез белән горурлана алабыз. Менә алар: Базарлы Матак мәктәбе укучысы Елена Игнатьева (укытучысы Ләйсән Хәсәнова) рус теленнән 100 бал җыйган! Бу фәннән мондый нәтиҗә районда беренче тапкыр әле. Яңа Салманнан Әлфинә Гарипова - 91, Гөлия Сункишева 88 баллга тапшырганнар бу фәнне. Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаучылар да укытучыларын, әти-әниләрен сөенднргән: рус теле, профиль дәрәҗәсендә математика, җәмгыять белеме (Э.Галиева - 90 балл), география (В.Шувалова 92 балл), инглиз теле (А.Гайфуллина - 92, В.Микушева - 90, Е.Игнатьева -89, Э.Галиева -88 балл) һ.б.

- Кызганыч, әмма бер укучыбыз аттестат алу өчен кирәк булган иң түбән нәтиҗәне дә җыя алмады. Бусы инде күңелсез нәтиҗә, - дип кайгыра Сурия Шәһит кызы. - Без БДИ нәтиҗәләре буенча анализ ясап, җитешсезлекләрне ачыклаячакбыз. Яхшы укытучыларның тәҗрибәсе дә кыйммәт, коллегаларына аларның методик киңәшләрен җиткерәбез. Кыскасы, киләсе елда нәтиҗәләр тагын да югарырак булсын өчен уку елы башыннан ук җиң сызганып эшкә керешәчәкбез.

... Имтиханнар артта калды. Ә алда - югары һәм махсус уку йортлары баскычларын үтеп, һөнәр үзләштерүгә керешәсе. Яшәләребезгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев